news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арча педкөллиятендә һөнәри уку йортларында тәрбия бирү мәсьәләләре турында сөйләштеләр

Утырышта һөнәри белем бирү юнәлешендәге 58 мәгариф оешмасының директор урынбасарлары катнашты.

Арча педкөллиятендә һөнәри уку йортларында тәрбия бирү мәсьәләләре турында сөйләштеләр
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 26 май, "Татар-информ"). Арча педагогия көллиятендә һөнәри уку йортларында тәрбия бирү проблемалары турында сөйләштеләр, дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат үзәге.

Кичә Арча педкөллиятендә уздырылган утырышта һөнәри белем бирү юнәлешендәге 58 мәгариф оешмасының директор урынбасарлары катнашты. Утырышка Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима җитәкчелек итте.  

Утырышта көнүзәк мәсьәләләр: тәрбия эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге, рейтинглар уздыру тәртибе, һөнәри уку йортлары студентлары арасында җинаятьчелек очраклары, шулай ук студентлар алдында торган җәйге форумнар турында сүз алып барылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100