Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Арча педагогия көллияте командасы Россия күләмендә ГТО чемпионы булды
11-15 сентябрьдә Анапада "Смена" санаторий-курорт берләшмәсендә II Бөтенроссия ГТО фестиваленең йомгаклау ярышлары уздырылды.
(Казан, 18 сентябрь, "Татар-информ"). Арча педагогия көллияте укучылары Анапада уздырылган ГТО фестивалендә катнашты һәм җиңү яулады. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат үзәге хәбәр итә.
- II Бөтенроссия ГТО фестивале 11-15 сентябрьдә һөнәри белем бирү оешмалары укучылары арасында Анапа шәһәренең "Смена" санаторий-курорт берләшмәсендә уздырылды. Ярышлар "Юность России" дәүләт физкультура-спорт берләшмәсе тарафыннан оештырылды.
II Бөтенроссия ГТО фестиваленең йомгаклау ярышларында Татарстан данын Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте укучылары яклады. Ярыш нәтиҗәләре буенча, көллият командасы беренче урынны яулады.
Укучыларны һәм педагогларын ГТО фестивалендә уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз, диелә матбугат үзәге хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз