news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Арчаның «Җидегән чишмә» халык театры Казанда спектакль куйды

Арчаның «Җидегән чишмә» халык театры Казанда спектакль куйды
Рифат Каюмов

Бүген Арчаның «Җидегән чишмә» халык театры Казанның Ленин исемендәге мәдәният сараенда Фәтхулла Абдуллинның «Яшьлекләр кабат чәчәк атканда...» спектаклен куйды.

«Җидегән чишмә» халык театрының бу спектакле «Идел-йорт» XXII театр коллективлары бәйгесенең финалына чыкты. Финалга барлыгы унике спектакль узды. Бүгеннән башлап 22 ноябрьгә кадәр Ленин исемендәге мәдәният сараенда аларның барысын да куячаклар. Әлеге конкурс-фестивальнең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 26 декабрьдә Камал театры бинасында узачак.

«Җидегән чишмә» театры җитәкчесе Рамил Мөхетдинов спектакльдә һәвәскәр актёрлар уйнавын әйтте. «Театрыбызда пенсионерлар да, укытучы да, китапханәче дә, юллар салучы да, районны су белән тәэмин итү оешмасы хезмәткәре һәм башка һөнәр ияләре дә бар», - диде Рамил Мөхетдинов.

Арчаның халык театры 1953 елда оешкан. Аңа «Җидегән чишмә» исеме 1985 елда бирелгән. Театр репетицияләрне Арчаның мәдәният йортында үткәрә. Бүгенге көндә коллектив район үзәгендә һәм авылларда спектакльләр куя.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100