Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Арчада узачак «Ат көне» фестивалендә татар токымлы атлар аерым ярышачак
9 августта Татарстанның Арча районында узачак «Ат көне» бәйрәмендә татар токымлы атлар өчен аерым чабышлар узачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында фестивальгә багышланган матбугат очрашуында ТР Ат спорты федерациясе башкарма директоры Светлана Каппушева хәбәр итте.
«Татар токымлы атлар өчен аерым ярыш булачак. Әлеге ярышның приз фонды – 180 мең сум. Ул барлык катнашучылар арасында тигез итеп бүленәчәк. Әлегә чабышларга биш ат теркәлгән, ләкин без катнашучылар күбрәк булыр дип уйлыйбыз», – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Светлана Каппушева шулай ук татар токымлы атлар чабышын 30 августта, шәһәр һәм Республика көнендә Казан ипподромында күзәтергә чакырды. Монда ярышларны 1 млн сум приз фонды белән оештыралар.
- «Ат көне» – ат спорты фестивале 2015 елдан бирде уздырылып килә. Бәйрәм кысаларында ел саен 40, 80, 100, 120 һәм 160 км дистанцияләрдә дистанцион ат чабышлары һәм төрле спорт уеннары уза. Ярышларда ел саен төрле токымлы 130 баштан артык ат катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз