news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Апуш» студиясе «Əбугалисина» спектакленең яңартылган вариантыннан өзек күрсәтте

«Апуш» студиясе «Əбугалисина» спектакленең яңартылган вариантыннан өзек күрсәтте
Салават Камалетдинов

«Апуш» студиясе үзенең туган көн кичәсендә «Əбугалисина» спектакленең яңартылган вариантыннан өзек күрсәтте. 

Яңа вариантта төп герой Əбугалисинаны егет кеше - Җәмил Хәбибрахманов башкарды. Премьерада Əбугалисинаны Мәдинә Галиәхмәтова уйнаган иде. Җәмәгатьчелек соравы буенча спектакльнең режиссеры Алия Фәйзрахманова төп геройны ир кешегә алыштырырга карар итте.

«Бу бит Казанны дер селкеткән спектакль. Кайбер дәүләт театрлары да көнләшерлек шау-шу куптарды. Чын югары сәнгать әсәре шулай каршылыклы фикерләр уятырга тиеш инде ул», – диде алып баручы «Апуш» балалар театр студиясенең туган көненә багышланган кичәдә.

«Апуш»ның 1 еллыгына багышланган кичә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100