news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Апуш» балалар студиясе «Әбугалисина» спектакленә үзгәрешләр кертә

«Апуш» балалар студиясе «Әбугалисина» спектакленә үзгәрешләр кертә
Абдул Фархан

«Апуш» балалар театр студиясенең «Әбугалисина» музыкаль спектакленә кайбер үзгәрешләр кертеләчәк. Студиянең «Чулпан» мәдәният үзәгендә урнашкан бүлекчәсенә йөрүче балалар спектаклендә төп геройны уйнар өчен башка артист әзерләнә.

«Безнең спектакльдә Әбугалисинаны башка артистыбыз – малай кеше уйный башлаячак. Җәмәгатьчелек соравы буенча», - дип ачыклык кертте студиянең сәнгать җитәкчесе, «Әбугалисина» спектакленең режиссеры Алия Фәйзрахманова «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Апуш» балалар театр студиясе Айгөл Әхмәтгалиева инсценировкасы буенча «Әбугалисина» спектаклен чыгарды. Инсценировка Каюм Насыйри әкияте нигезендә язылган. Спектакль премьерасында Әбугалисина хатын-кыз буларак бирелә һәм аны кыз бала уйный.

Әмма «Интертат»ның бу спектакльгә рецензиясеннән соң әдәбият галиме Миләүшә Хабетдинова бу үзгәрешне тәнкыйтьләп чыкты.

«Без спектакль чыгарганда автобиографик дәлилләү юлыннан китмәгән идек. Каюм Насыйри әкиятендә дә иҗади фантазия бар. Анда Әбугалисинаның биографиясе язылмый, ул могҗизаларга ия кеше буларак тасвирлана, чынбарлыктагыча түгел», диде Алия Фәйзрахманова.

Ул студиядә камил җырлый ала һәм спектакльне «өстерәп бара торган» кыз бала булгач, шундый үзгәрешкә баруларын әйтте. «Әмма алга таба балаларны борчыйсы килми. Балалар иҗат иткән җирдә тынычлык булсын иде ул. Төп теләгем шушы», диде режиссер.

Хәзерге вакытта «Апуш» татар балалар театр студиясенең өч бүлекчәсе бар. Студия «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә, «Чулпан» мәдәният үзәгендә һәм Ленин исемендәге мәдәният сараенда эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100