news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Анталия татарлары диңгез ярында Туган тел көнен үткәрде

Анталия татарлары диңгез ярында Туган тел көнен үткәрде
Фото: Наил Нәбиуллин

28 апрельдә, Анталиядә, Урта диңгез яры буенда Габдулла Тукайның 138 еллыгына багышлап Төркия татарлары туган тел көнен билгеләп үткән. Татарстан байраклары белән бизәлгән бәйрәмдә 80 ләп кеше катнашкан. Бу хакта җыенны оештыручы – татар милли хәрәкәте лидерларының берсе, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Наил Нәбиуллин хәбәр итте.

«Габдулла Тукай – милләтебезнең иң бөек, иң көчле шагыйре, аның иҗаты татарлар өчен бик зур әһәмияткә ия. Тукай иҗаты – миллионлаган милләттәшләребезне рухландыра торган да, берләштерә торган да чишмә ул. Без бүген туган тел көненә җыелып, бөек Тукаебызны искә алабыз, аңа хөрмәт күрсәтәбез һәм берләшәбез. Тукай һаман да Татарларны берләштерү эшен дәвам итә!» – ди Наил Нәбиуллин.

Туган тел бәйрәмендә катнашучылар Габдулла Тукай шигырьләрен укыды, шагыйребезнең тормыш юлын искә алган. Кичәдә шашлык, самавырда кайнатылган чәй, татарның милли ризыклары белән сыйладылар. Шунда ук Тукай китаплары күргәзмәсе оештырылган. Һәркемгә татар байракчыклары бүләк ителгән. Җыенга журналистлар, зыялылар һәм студентлар да килгән.

Татарларга теләктәшлек йөзеннән, Туган тел көненә уйгыр җәмәгатьчелеге вәкилләре дә килгән. Алар җыенда катнашучыларга сәлам сүзе белән мөрәҗәгать иткән. Кардәшләребез фикеренчә, Габдулла Тукайны искә алу бик мөһим, чөнки ул Төрки дөньяның иң мөһим шагыйрьләрнең берсе.

Наил Нәбиуллин быел «милләтебез өчен мөһим юбилейлар» барлыгын хәбәр итте. Алар Закир Рәмиевның (Дәрдемәнд) – 165 еллыгы, Мөхлисә Бубыйның – 155 еллыгы, бөек юлбашчыбыз Гаяз Исхакыйның вафатына да 70 ел.

«Без бүген үзара танышу өчен, бердәмлегебез һәм милли хисләребезне ныгыту өчен җыелдык. Татарлар, без үз туган телебезне, мәдәниятебезне саклап калырга, аны балаларыбыз һәм оныкларыбызга тапшырырга телибез. Тукай – безнең җаныбыз, Тукай – татарның нигезләренең берсе. Бөек шагыйребезнең 138 еллыгын Анталиядә билгеләп үтә алуыбыз да бик мөһим», – дип мөрәҗәгать иткән Наил Нәбиуллин.

Оештыручылар Төркиядә Тукай исемен мәңгеләштерү эшен дәвам итүләре турында да сөйләгән. Туган тел көнендә бик күп танышулар, аралашу, татар җырларына биюләр дә булган. Анталиядәге Туган тел кичәсе, Төркиядәге Габдулла Тукайга багышланган иң зур җыены булган.

«Бүгенге көндә Истанбул һәм Анкарада Тукай һәйкәлләре бар. Аның исемен Анталиядә дә мәңгеләштерәсебез килә. Моның өчен, шагыйребезнең туган көнендә, 26 апрельдә Анталия мэрына Тукай исемен бер урамга бирү мөһимлеге турында мөрәҗәгать тапшырдык. Әлеге хатыбызда, Анталиядә Тукай исеменә бер парк булдыруны һәм һәйкәл куюны да сорадык», – ди Наил Нәбиуллин.

Татарлар очрашуы «Туган тел»не җырлау белән тәмамланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100