news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркия татарлары Анталиядә Тукай урамы һәм һәйкәле булдырырга чакыра

Төркия татарлары Анталиядә Тукай урамы һәм һәйкәле булдырырга чакыра
Фотоны оештыручылар тәкъдим итте

26 апрельдә, Габдулла Тукайның 138 еллыгы көнендә, Төркиядәге Татар җәмәгатьчелеге вәкилләре Анталия мэры Мөхетдин Бөҗәккә мөрәҗәгать тапшырды. Наил Нәбиуллин имзалаган бу мөрәҗәгатьтә, Анталиядә Татар шагыйре Габдулла Тукай исемен бер урамга, паркка бирелүен сорады. Шулай ук Анталиядә Тукай һәйкәлен булдыруны да үтенде. Бу турыда оештыручылар хәбәр итә.

Әлеге хатта Татарстан башкаласы Казанның һәм Анталиянең тугандаш, кардәш шәһәрләр булуы искәртелде, Тукай исемен Анталиянең урам-паркларына бирү Анталиягә карата татарларда тагын да күбрәк кызыксыну уятачагын, төрекләр һәм татарлар, Татарстан һәм Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрнең тагын да яхшырачагы, ныгуы әйтелә.

Үз хатында Татар активистлары Анталиядә Гаяз Исхакый, Йосыф Акчура һәм Садри Максуди исемнәрен дә мәңгеләштереп, алар исеменә урам бирүен дә сорады.

«Анталиядә татарлар күп яши. Бөек шагыйребез Тукай исемен урам һәм паркларга бирү бик күркәм булыр иде. Бер яктан, кардәш төрки халыклар арасында мөнәсәбәтләрне якынайтуга бер мөмкинлек, татар мәдәниятен таныту форсаты бирер иде, икенче яктан, Татарларда да милли үзаңны ныгытырга ярдәм итәр иде. Тукай – татарның иң мөһим шәхесләрнең берсе, һәм аның исемен бөтен дөньяга таныту барлык татарларның эше. Анталиядә Тукайга багышланган кичә 28 апрель көнне үтә», – дип сөйләде Наил Нәбиуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100