news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Анкарадагы «Рус йорты» җитәкчесе Төркия татарларын Сабан туе белән котлады

Александр Сотниченко Сабан туена беренче тапкыр катнашуын, аның Татарстанны Россия һәм Төркия белән берләштерүен әйтте.

Анкарадагы «Рус йорты» җитәкчесе Төркия татарларын Сабан туе белән котлады
Рушания Алтай

Россиянең Анкарадагы илчесе ярдәмчесе, «Россотрудничество» федераль агентлыгы каршындагы «Рус йорты» мәдәният үзәге җитәкчесе, доцент Александр Сотниченко Төркиядә яшәүче татарларны Сабан туе бәйрәме белән котлады.

«Биредә бик күп татар һәм татарларны яратучы башка халык вәкилләрен күрү мине бик шатландырды. Бу Сабан туе Татарстанны Россия һәм Төркия белән якынлаштыра, берләштерә. Бу бәйрәм Татарстанда гына үткәрелми, Санкт-Петербургта, Мәскәүдә һәм Россиянең башка төбәкләрендә, хәтта дөньяның бик күп илләрендә бәйрәм ителә. Мин Төркиядә дә оештырылуын күреп бик гаҗәпләндем. Беренче мәртәбә катнашам, киләчәктә дә катнашырга вәгъдә бирәм», - диде ул сәхнәдәге чыгышында.

Һөнәре буенча тюрколог булган Александр Сотниченко Сабан туе программасы кысаларында үткәрелгән аш-су бәйгесендә жюри составында да урын алды һәм татар ризыкларының бик тәмле, татар ханымнарының уңган булуын әйтте.

Александр Сотниченко Төркиянең Искешәһәр төбәгендәге татар авылы Османиядә үткәрелгән Сабан туена РФ дәүләте исеменнән мәртәбәле кунак буларак катнашты. Искешәһәр татар җәмгыяте рәисе Ведат Догу аңа истәлек бүләге тапшырды.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100