Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төркия Сабан туенда Татарстан Президентының котлавы яңгырады
Рөстәм Миңнехановның Сабан туе котлавын Татарстанның Төркиядәге вәкиле урынбасары Альберт Ялышев җиткерде.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия татарларын Сабан туе бәйрәме белән котлады. Аның котлау мөрәҗәгате Искешәһәр төбәгендәге Османия (Куруһүйүк) татар авылында үткән Сабан туенда яңгырады.
Татарстан җитәкчесенең бөтендөнья татар бәйрәме - Сабан туе белән котлау сүзләрен Төркиядәге милләттәшләргә Татарстанның Төркиядәге тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Альберт Ялышев җиткерде. Рөстәм Миңнеханов Төркия сабан туе кунакларына исәнлек-саулык, бәхет, тынычлык, иминлек һәм күтәренке кәеф теләгән.
Татарстан Президентның котлау хатында кабатланмас төсләре, киң колачы, бәйгеләренең төрлелеге белән Сабан туеның күркәм үзенчәлекле тантана булуы бәян ителгән. Аның халык риваятьләрендә, җыр-әкиятләрдә күренекле татар сәнгать әһелләре тарафыннан мәңгеләштерелгәнлеге, чорлар, гасырлар аша киләчәккә юл алган бәйрәм булуы ассызыкланган.
“Татарлар кайда гына яшәсәләр дә, Сабан туе – барысы өчен туган телебез, мәдәниятебез һәм ата-бабаларыбызның изге гамәлләр белән бәйләнешне саклаучы бәрәкәтле көч. Ул бик күп төбәк, илләрдә уздырыла, бу исә татар мәдәниятен танытуга хезмәт итә, төрле юнәлештәге хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлекләрен ача”, - диелгән Татарстан Президенты котлавында.
Татар авылы Османиядәге Сабан туе бәйрәме 12 июньдә үткәрелде. Ул - быел Төркиядә оештырылган бердәнбер Сабан туе. Аны Искешәһәр татар җәмгыяте оештырды. Анда илнең төрле шәһәрләреннән меңгә якын татар катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз