news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Андрей Кузьмин: Соңгы ике елда “Интертат” электрон газетасы сайтында кискен үсеш булды

"Интертат" электрон газетасы - "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе тарафыннан әзерләнә торган гаммәви мәгълүмат чарасы.

Андрей Кузьмин: Соңгы ике елда “Интертат” электрон газетасы сайтында кискен үсеш булды
Рамиль Гали

(Казан, 27 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин “Идел” журналына биргән интервьюсында “Интертат” электрон газетасын телгә алып, аның соңгы ике елда кискен үсештә булуын билгеләп узган.

“Бездә төрле республикакүләм, федераль, халыкара чаралар узып тора. Алар турында мәгълүматны халыкка җиткерү бурычын "Татмедиа" үтәп килә дип саныйм. Безнең структурадагы “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы иң еш телгә алына торган, укыла торган өч-дүрт массакүләм мәгълүмат чарасы исәбендә тора. Рус һәм татар телендә дә бу шулай. Татар телендәгесе беренче урында. Соңгы ике елда татар редакциясе әзерли торган “Интертат” электрон газетасы сайтында кискен алга китеш булды”, - дип әйткән Андрей Кузьмин.

  • "Интертат" электрон газетасы - "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе тарафыннан әзерләнә торган гаммәви мәгълүмат чарасы.

Андрей Кузьмин журналистларның төп бурычы дип Хөкүмәт, Президент, гомумән, хакимият эше турында мәгълүмат җиткерү һәм халыкның бу продуктка карата кайтавазына ирешүне атаган. “Бу кешеләрнең безгә карата ышанычында чагылыш таба. Без җитештерә торган продукт уңайлы, оператив, хакыйкый, гади, матур тел белән язылган булырга тиеш. Бүген мәгълүмати киңлектәге мөмкинлекләрнең барысын да кулланып ирештерү зарур. Бу телевидение, радио, газеталар гына түгел, сайтлар, социаль челтәрләр дә. Журналист эше катлауланды, ләкин шунсыз булмый. Бүген мультимедиялелек беренче урында тора. Хәзер иң төп тренд шул. Татарстанда хакимияттә башкарыла торган эшләр күп, димәк, безнең халыкка җиткерәсе мәгълүмат та җитәрлек. Без моны хәтта тиз арада колачлап та өлгермибез. Көн саен диярлек әһәмиятле вакыйгалар уза”, - дип билгеләп узган Андрей Кузьмин.

  • Яндекс.Метрика бәйсез аналитика системасы мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының татар сайтларына - tatar-inform.tatar һәм intertat.tatar - җәмгысы уртача 10-11 мең кулланучы керә.
  • Liveinternet бәйсез аналитика сервисы мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә intertat.tatar сайты - татар телле мәгълүмат чаралары арасында дөньяда беренче урында тора. Татар телле мәгълүмат чаралары рейтингы соңгы 31 көн күрсәткечләре буенча түбәндәгечә билгеләнә:

1 урында - "Интертат" электрон газетасы (соңгы 31 көндә дөньяда 92371 кулланучы)

2 урында - "Шәһри Казан" газетасы сайты (63904)

3 урында - "Матбугат.ру" порталы (52945)

"Татар-информ" МАның татарча версиясе (36461)

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100