ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Андрей Кузьмин "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының татар редакциясен №1 дип атады

19 май 2018, 11:11

Андрей Кузьмин tatar-inform.tatar һәм intertat.tatar сайтларына бүген көненә уртача 9-10 мең кулланучы керә.

(Казан, 19 май, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). 19 май - Татарстан матбугаты көне уңаеннан "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хезмәткәрләрен котлаганда, "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин агентлыкның татар редакциясен "беренче номерлы" дип атады.

“Татар-информ”ның татар редакциясе номер бер. Рус редакциясе дә тиздән номер бер булачак”, - диде ул, мәгълүмат агентлыгы хезмәткәрләрен бәйрәм уңаеннан котлап.

Яндекс.Метрика бәйсез аналитика системасы мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының татар сайтларына җәмгысы уртача 9-10 мең кулланучы керә.

Быелның 1 гыйнварыннан алып бүгенге көнгә кадәр татар редакциясе әзерли торган tatar-inform.tatar сайтына керүчеләр саны 114 мең тирәсе тәшкил иткән. Бу - былтыргы шул ук дәвер күрсәткечләре белән чагыштырганда 21,5 меңгә күбрәк. 2016 елның 1 гыйнвар-19 май күрсәткечләре 14,7 мең тәшкил итә. Ягъни, 2016 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, сайтка керүчеләр саны 7-8 тапкырга үскән дигән сүз.

Шул ук редакция әзерли торган intertat.tatar "Интертат" электрон газетасы сайтына быел 1 гыйнвардан башлап бүгенге көнгә кадәр 223,5 мең кулланучы кергән. Былтыр шушы ук дәвердә бу күрсәткеч 146 мең тәшкил иткән, дип күрсәтә Яндекс.Метрика. 2016 елдан бирле бүгенге көнгә кадәр сайтка керүчеләр саны 3 тапкырга арткан. 

Liveinternet бәйсез аналитика сервисы мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә intertat.tatar сайты - татар телле мәгълүмат чаралары арасында дөньяда беренче урында тора. Татар телле мәгълүмат чаралары рейтингы соңгы 31 көн күрсәткечләре буенча түбәндәгечә билгеләнә:

1 урында - "Интертат" электрон газетасы (соңгы 31 көндә дөньяда 74509 кулланучы)

2 урында - "Шәһри Казан" газетасы сайты (61673)

3 урында - "Матбугат.ру" порталы (57592)

"Татар-информ" МАның татарча версиясе (40394)

"Кара аккош" интернет-журналы (24367)

"Сөембикә" журналы сайты (22397)

"Идел" журналы сайты (8044)

"Ялкын" журналы сайты (7394)

"Сәхнә" журналы сайты (6818)

"Сабантуй" журналы сайты (6430)

"Безнең гәҗит" газетасы сайты (5889)

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10