news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Андрей Кондратьев: Ковид белән авыручылар да сайлауда тавыш бирүдә актив катнашты

«Кешеләр авыр хәлдә булуга карамастан, тавыш бирергә теләк белдергән», — диде ул.

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев ковид-хастаханәләрдә ятучы авыручылар VIII чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда актив катнашканын әйтте.

«Миңа ковид-госпитальләрдә тавыш бирү буенча нәтиҗәләрне әйттеләр. Без 5-10 гариза булыр дип уйлаган идек. Кешеләр авыр хәлдә булуга карамастан, тавыш бирергә теләк белдергән. Авырулар тавыш бирә алсын өчен медицина учреждениесенең баш табибы гариза язган. Сайлауда барлыгы 298 кеше катнашкан», — дип сөйләде ул Бердәм мәгълүмат үзәгендә.

Искәртеп үтик, VIII чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайлау өч көн — 17, 18 һәм 19 сентябрьдә узды. Татарстан Республикасында федераль округ буенча тавыш бирүнең беренчел нәтиҗәләре белән шушы сылтамадан танышырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100