news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Андрей Кондратьев: Татарстанда сайлаучыларның 78,92 проценты тавыш бирүдә катнашты

«Бердәм Россия» сәяси партиясе өчен республика сайлаучыларының 79,01 проценты тавыш биргән.

Андрей Кондратьев: Татарстанда сайлаучыларның 78,92 проценты тавыш бирүдә катнашты
Владимир Васильев

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). VIII чакырылыш Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда Татарстан сайлаучыларының барлыгы 78,92 проценты тавыш биргән.

«Сайлау Татарстанда гадәти режимда, хокук бозуларсыз узды. Сайлау бюллетеньнәренең 100 процентын эшкәртү эшләре төгәлләнде. Барлыгы 2,9 млн кеше Татарстанда сайлау хокукына ия. „Бердәм Россия“ сәяси партиясе өчен республика сайлаучыларының 79,01 проценты тавыш бирде», — диде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

«Сайлауларда катнашкан барлык кеше дә Иҗтимагый күзәтү үзәгендә оештырылган шартлардан канәгать. Иҗтимагый үзәктә күзәтүчеләрнең экспертлар белән даими элемтәдә торалар, кирәк булган очракта алар кичекмәстән чакырган урынга килеп җитәләр», — диде ул Бердәм мәгълүмат үзәгендә.

Татарстан Республикасында федераль округ буенча тавыш бирүнең беренчел нәтиҗәләре:

  1. «Бердәм Россия» сәяси партиясе өчен — 79,01 процент
  2. «Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе» сәяси партиясе — 9,64 процент
  3. «Зеленые» Россия экологик партиясе — 0,27 процент
  4. ЛДПР сәяси партиясе — Россиянең либераль-демократик партиясе — 2,82 процент
  5. «Яңа кешеләр» сәяси партиясе — 1,01 процент
  6. «Гадел Россия партиясе — дөреслек өчен — 2,69 процент
  7. «Яблоко» Россиянең берләшкән демократик партиясе — 0,37 процент
  8. «Үсеш партиясе» бөтенроссия сәяси партиясе — 0,50 процент
  9. Россиянең азатлык һәм гаделлек сәяси партиясе — 0,28 процент
  10. Россия Коммунистлар партиясе — 1,33 процент
  11. «Гражданнар Платформасы» сәяси партиясе — 0,15 процент
  12. «Яшел альтернатива» сәяси партиясе — 0,21 процент
  13. «Родина» бөтенроссия сәяси партиясе — 0,22 процент
  14. Пенсионерлар партиясе — 0,54 процент
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100