news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Андрей Кондратьев «Бердәм Россия» партиясендә эшчәнлеген туктатып торырга ниятли

Россия Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Президентына Андрей Кондратьевны республика Үзәк сайлау комиссиясенең хәлиткеч тавыш хокукына ия әгъзасы итеп билгеләү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итәчәк.

Андрей Кондратьев «Бердәм Россия» партиясендә эшчәнлеген туктатып торырга ниятли
архив

(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Татарстанда «Бердәм Россия» төбәк бүлегенең башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе итеп сайланган очракта партия әгъзасы булмаячак. Бу хакта Андрей Кондратьев Россия Үзәк сайлау комиссиясе утырышында хәбәр итте.

«Әгәр сез ярдәм итсәгез, мин актив эшләячәкмен, ышанычны акларга тырышачакмын. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе ышаныч белдерсә, партия әгъзасы булудан туктап торам һәм бу адымны әлеге урында эшләү өчен принципиаль мөһим дип саныйм», — диде Андрей Кондратьев, Россия Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Элла Памфилованың соравына җавап биреп.

Россия Үзәк сайлау комиссиясе бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Андрей Кондратьевны Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең хәлиткеч тавыш хокукына ия әгъзасы итеп билгеләү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итәргә карар кабул итте.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100