news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Андрей Кондратьевны Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы итеп тәкъдим итәчәкләр

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең элеккеге рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов республика икътисад министры итеп билгеләнде.

Андрей Кондратьевны Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы итеп тәкъдим итәчәкләр
архив

(Казан, 11 март, «Татар-информ»). Россия Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Андрей Кондратьевны Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең хәлиткеч тавыш хокукына ия әгъзасы итеп билгеләү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итәчәк. Бу карар бүген Россия Үзәк сайлау комиссиясе утырышында кабул ителде.

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы Мидхәт Шаһиәхмәтовның вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылды. Шул сәбәпле, Андрей Кондратьев кандидатурасын карарга һәм аны Татарстан Республикасы Президентына республика Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы итеп тәкъдим итәргә ниятлиләр, диде Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы Антон Лопатин.

«Андрей Станиславович югары белемле, медицина фәннәре кандидаты. 10 ел дәвамында Татарстанның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары иде, Татарстан Министрлар Кабинеты Аппаратында эшләде, 2013 елдан «Бердәм Россия» партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе булып тора», — диде Антон Лопатин.

Аның сүзләренчә, Кондратьев Россия Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән, Татарстан Республикасы мактаулы исемнәре һәм бүләкләре бар.

«Нәтиҗәләр — иң мөһиме, ләкин аларга ирешү беркемдә дә шик тудырырга тиеш түгел. Безнең өчен бу иң төп бурыч, һәм мин сез аңа ирешерсез дип өметләнәм», — диде Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова.

Элегрәк Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов үз вазифасыннан вакытыннан алда китте, шуннан соң Татарстан Президенты указы белән Татарстан икътисад министры итеп билгеләнде.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100