news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Андрей Кондратьев: Мин тотрыклылык һәм киләчәк өчен тавыш бирдем

Россиядә бүген Президент сайлауның өченче көне. Татарстанда сайлау процессы бырышы турында ТНВ да «Гаилә белән сайлыйбыз» телемарафоны эфирында Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сөйләде.

«Һава торышы әйбәт, кәеф яхшы, Татарстан актив тавыш бирә. Кичәге көнгә сайлауга килү күрсәткече 64,2 процент. Бүген участокларга кереп чыктым, барысы да ачык. Республикада барлыгы 2722 сайлау комиссиясе, өстәмә 45 участок ачылды. 22 мең участок комиссиясе безнең сайлаучы өчен өстәмә эшли. Хөрмәтле татарстанлылар, барыгыз да сайлауга! Бүген хәлиткеч көн, 17 мартта һәркайсыгызны сайлау участогында көтеп калабыз», – ди Кондратьев.

Ул участокларда 16 меңнән артык, шул исәптән халыкара күзәтүчеләр эшләгәнен искәртте. Алар арасында НАТО илләренең ике вәкиле бар.

«Бездә чит илләрдән күзәтүчеләр бар: БДБ, Испания, Гватемала, Индонезия, Доминикана, Танзаниядән. Алар Татарстанны карап, сайлаучылар белән аралашырга, участоклар ничек эшләгәнен күрергә тели. Алар шок хәлендә, аларның илләрендә мондый вакыйгалар юк», – ди Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

ТР Иҗтимагый палатасы каршында Иҗтимагый күзәтү үзәге дә эшли. Андрей Кондратьев кичә үзе дә булачак дәүләт башлыгы өчен тавыш биргәнен сөйләде.

«Хатыным – табиб, дежур сәгатьләре беткәч, тавыш бирәчәк, балалар тавыш бирде, әни олы яшьтә, бүген аның өенә сәгать 3 ләр тирәсендә киләчәкләр, ул ярты сәгать саен шалтыратып, «онытмагыз» ди. Ул бик актив», – диде Кондратьев.

«Мин тотрыклылык һәм киләчәк өчен тавыш бирдем. Без гаиләдә еш кына киләчәк ни өчен мөһим булуы турында сөйләшәбез. Бүген илебездә тәмамлана торган сайлау – синең авылың, шәһәрең, яраткан бөек Россия нинди булыр дигән сорауга җавап», – ди ул.

  • Россия Федерациясе Президентын сайлау 8нче тапкыр үткәрелә, быел ул 15, 16 һәм 17 мартта уза. Сайлауда 4 кандидат – Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путин (үзен-үзе тәкъдим итүче) катнаша.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100