news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Андрей Кондратьев: Бюллетеньнар өчен урнага буяу агызу – җинаять җаваплылыгы

Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Президент сайлауның беренче көнендә тавыш бирү өчен әрҗәләргә зеленка түккән һәм урналарга ут төрткән россиялеләр гамәлләрен кырыс бәяләде. Ул бу фикере белән Казан гимназиясендәге сайлау участогында тавыш биргәч уртаклашты.

«Бу провокация, закон бозу гына түгел, бу җинаять җаваплылыгы», – дип ассызыклады Кондратьев.

Ул коткы таратучылар өчен катгый җәза яклы булуын әйтте. Кичә Мәскәүдә бер ханым тавыш бирү өчен будкага ут төртергә омтылган. Шулай ук, бюллетеньнар өчен урналарга зеленка яки буяу агызган очраклар да булган. Тикшерү комитеты бу нисбәттән эш кузгаткан.

«Кешеләр алдан уйлап провокациягә, җинаятькә барган. Алар урналарга буяу агызган, ут төрткән. Алар барысы да тоткарланган, мәгълүмат бирәләр. Аларның күбесе бу җинаять җаваплылыгы икәнен белмәгән дә. Кеше кушуы буенча барганнар, нәрсә дисең инде монда тагын», – ди Кондратьев.

Журналистлар белән әңгәмәдә ул, россиялеләр өчен сайлау уңайлы булсын өчен, сайлау участокларында полиция хезмәткәрләре эшләгәнен искәртеп узды.

«Провокаторлар ватандашларының, туганнары, дусларының тавышларын урларга теләгән. Иң яманы шул. Бар кешене дә кисәтәсем килә: провокацияләргә бирешмәгез», – диде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

Элегрәк Андрей Кондратьев илнең тотрыклылыгы, иминлеге өчен тавыш биргәнен әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot