news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Андрей Кондратьев: Илнең тотрыклылыгы, иминлеге һәм үсеше өчен тавыш бирдем

Андрей Кондратьев: Илнең тотрыклылыгы, иминлеге һәм үсеше өчен тавыш бирдем
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Россия Президентын сайлауда тавыш бирде. Ул Казанның 75 нче гимназиясенә 146 нчы сайлау участогына килгән иде, дип хәбәр итә «Татар-информ» хәбәрчесе Динара Прокопьева.

Илнең тотрыклылыгы, иминлеге һәм үсеше өчен тавыш бирдем. Ил, республика өчен. Кәеф бик яхшы, Татарстан һәм Россиянең барлык сайлаучыларының да кәефе шундыйдыр дип уйлыйм», – диде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

Кондратьев шимбә көнне тавыш бирергә уйлаган, чөнки ял көне бәйрәм мохите тоела, ди. Ул участокта җылы кабул итүләрен, сайлау комиссиясенең барлык әгъзалары ягымлы булуын, ә полиция хезмәткәрләре уяулык, куркынычсызлык һәм сайлаучылар өчен уңайлылык өчен җавап бирүен билгеләп үтте.

Бюллетенен урнага төшергәч, Кондратьев «Бөтен гаилә белән сайлауга!» беләзеген алган. Алар буенча 15-17 март көннәрендә казанда җәмәгать транспортыннан бушлай файдаланып була, шулай ук «Ак Барс Арена» каршындагы концертка эләгергә мөмкин. Анда Хабиб, «Иванушки International», «Хор Турецкого», «Кармен», Ваня Дмитриенко һәм башкалар чыгыш ясый.

  • 15 мартта Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли башлады, шулай ук хастаханә, шифаханә, тикшерү изоляторы, вокзал һәм аэропортта вакытлыча 45 сайлау участогы ачылды.
  • 3 миллионга якын татарстанлы сайлау хокукына ия. Алар 15, 16 һәм 17 мартта 8.00-20.00 сәгатьләрдә тавыш бирә ала.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100