news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Америкада яшәүче татар җырчысы «Тала-тала» татар халык җырын яздырган

Оскар Акчурин җыр текстын рус һәм инглиз телләренә тәрҗемә иттергән.

Америкада яшәүче татар җырчысы «Тала-тала» татар халык җырын яздырган

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Америкада яшәүче татар артисты Оскар Акчурин «Тала-тала» татар халык җырын яздырып, клип төшергән. Халык җырына Америка татары карашын җырчының Youtube-каналыннан тыңларга мөмкин.

«Тала-тала» җырын Оскар Акчурин Чаллыда оешкан «Сак-сок» фолк-рок төркеме солисты буларак туксанынчы елларда җырлаган. Яңа җыр шушы башкаруга римейк буларак тәкъдим ителә.

Оскар Акчурин башкаруында җыр заманча аранжировкада татарча яңгырый. Клип караганда җырның рус һәм инглиз телләренә тәрҗемәләрен дә укырга мөмкин.

Җырны рус теленә Фаим Ильясов тәрҗемә иткән, инглиз теленә — Тимур Акчурин.

Әлеге җырны яңарту теләге турында ул «Татар-информ»га интервью биргәндә әйткән иде. «Берничә татар җырын яздырасым килеп йөри. „Тала-тала“ һәм „Таң алды“ җырларын бик яратам. Аларны коммерция максатларыннан түгел, күңел өчен яздырачакмын», — дигән иде Оскар Акчурин.

Оскар Акчурин 24 ел Америкада яши. Рус, инглиз һәм татар телләрендә җырлый. Август аенда ул «Таң алды» татар халык җырын рок стилендә эшкәртеп яздырган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot