news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Америкада яшәүче җырчы Оскар Акчурин татар халык җырына клип төшергән

Оскар Акчурин - туксанынчы елларда популяр булган татар рок-төркеме солисты.

Америкада яшәүче җырчы Оскар Акчурин татар халык җырына клип төшергән
Оскар Акчурин аккаунтыннан

(Казан, 12 август, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәмәмтова). Туксанынчы елларда популяр булган “Сак-сок” музыкаль төркеме солисты, Америкада яшәүче җырчы Оскар Акчурин әти-әнисе истәлегенә татар халык җыры яздырган. Бүген “Таң алды” җырының клибын җырчы үз аккаунтына урнаштырган.

“Бүген – 12 августта әтиемнең туган көне. Иртәнге 4тә әти хөрмәтенә яздырган җырымны тәкъдим итәм. Әтием 59 яшендә вафат булды, ул вакыт миңа 15 яшь иде”, - дип яза Оскар.

Музыкант әтисенең тормышны, дусларын, җыр яратуын, мандолинада уйнавын искә ала. “Ул өч улын да музыка яратырга һәм китап укырга өйрәтте. Бүген үзебезне таба алганбыз икән – бу әти тәрбиясе”, - ди ул.

Оскар Акчурин “Таң алды” татар халык җырын рок стилендә эшкәртеп яздырган.

Әлеге җырны яңарту теләге турында ул “Татар-информ”га интервью биргәндә әйткән иде. «Тала-тала» һәм «Таң алды» җырларын бик яратам. Берничә татар җырын яздырасым килеп йөри әле. Коммерция максатларыннан түгел, күңел өчен”, - диде Оскар Акчурин.

“Татар җырларын бик яратам. Алар минем өчен балачак хатирәсе, алар әти-әнием тавышы кебек ягымлы. Татар җырларын машинамда йөргәндә тыңлыйм. «Сак-сок» репертуарындагы җырларны үзем дә җырлыйм. Кан тарта, диләр бит. Тамырларга тартадыр”, - дигән иде ул.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100