news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җәмәгатьчелек Разил Вәлиевны соңгы юлга озата

Җәмәгатьчелек Разил Вәлиевны соңгы юлга озата
Салават Камалетдинов

Җәмәгатьчелек Камал театры залыннан күренекле халык шагыйре Разил Вәлиевны соңгы юлга озата. Разил Вәлиевның җәсәде Камал театры сәхнәсенә куелган. Аның белән хушлашырга бер зал халык килгән.

Разил Вәлиевны озату мәрасимендә хушлашу сүзләрен Республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Əминов, Башкортстан Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов әйтте.

Хушлашу мәрасимен ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла алып бара. Туганнары исеменнән хушлашу сүзләрен Тәлгать Абдуллин әйтте. Коръән аятьләрен Җәлил хәзрәт укыды.

Разил Вәлиев Курган зиратында җирләнәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100