news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алып баручы Рушат Зиннәтов: Укытучының абруен әти-әни күтәрешергә тиеш

Чаллы, Түбән Кама, Зәй якларында популяр алып баручы, авыл җанлы Рушат Зиннәтов белеме буенча укытучы, ләкин ул бүгенге көндә педагогларга хөрмәт юк, дигән фикердә.

Алып баручы Рушат Зиннәтов: Укытучының абруен әти-әни күтәрешергә тиеш
Фото: Рушат Зиннәтов архивыннан

«Укытучының төшкән абруе – ул ил проблемасы инде. Авылда берничә укытучыбызның бакчалары безнең очта. Һәм мин мәктәптән кайткач, укытучыларым белән очрашудан куркып, бакчага чыкмыйча йөри идем. Мин нәрсә кидем икән, мин ничек эшлим икән, дөрес эшлимме икән, дип уйлый идем.

Хәзер җәмгыять үзгәрде. Мәктәпләрдә укытучылар җитми. Әйбәт хезмәт хакы алу өчен 40-42шәр сәгать, икешәр смена эшләргә туры килә. Мондый графикка түзә алмыйча, китеп баралар. Әти-әниләр дә укытучы эшен аңлабрак кабул итсеннәр иде. Басым күбрәк булган саен, укытучыларның эшләү теләкләре бетә бара, алар китәргә мәҗбүр була. Укытучының абруен әти-әниләрдән булган җылы мөнәсәбәт күтәрер иде. Безнең укытучылар – әти-әниләребезнең яшьтәшләре, дуслары иде. Шуңа да карамастан, әти-әниләрдән аларга карата бөтенләй башка мөнәсәбәт, хөрмәт булды. Элек, ата-аналар җыелышында укытучы ни әйтер икән, дип калтырап тора идек. Хәзер ата-аналар җыелышына килгән әти-әнидән укытучы калтырап тора. Абруйның төшеп бетүе шул түгелмени инде?

Безнең бик көчле, яңа инициативалар белән янып йөрүче, төрле грантлар яулаучы укытучыларыбыз бар. Әмма андыйлар йөзнең унысы гына. Ә менә педкөллият тәмамлап, яңа эшкә килгән укытучыга нишләргә? Әти-әниләрдән үзенә карата тискәре мөнәсәбәт күреп, яшьләрнең шунда ук эшләү теләге бетә. Ә абруйны яулау өчен еллар кирәк. «Бер ел да укытмаган бит әле ул, кем инде ул!» – диләр. Аңлыйм, барыбызның да баланы тәҗрибәлерәк укытучыда укытасы килә. Әмма яшь укытучыга да мөмкинлек бирергә кирәк. Укытучының абруен әти-әни күтәрешергә тиеш», – ди ул.

Рушат Зиннәтов белән «Интертат» сайты өчен Гөлназ Хәбибуллина сөйләшкән.

news_right_1
news_right_2
news_bot