Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Алёна Низамова: Керәшенчә марафон керәшен хатын-кызлары хәрәкәте оешуга этәргеч бирде
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

«Туганайлар» газетасы оештырган керәшен марафоны катнашучысы, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында редактор-тәрҗемәче, журналист Алёна Низамова әйтүенчә, марафон керәшен хәрәкәте оешуга этәргеч булды.
«Төркемебездә 30дан артык кеше бар. Һәр катнашучы төрле авылдан. Марафон дәвамында бер-беребезгә шулкадәр якынайдык, дуслаштык. Марафон тәмам булгач, җырчы Вадим Захаровның әнисе вафат булды. Аның кайгысын уртаклашып, акча җыйдык, Вадимга ярдәм күрсәтәсе килде. Ул күбебезнең яраткан җырчысы. Төрле милләтләрнең оешмалары бар, бу марафон исә керәшен хәрәкәтенә башлангыч бирә алды. Марафон катнашучылары да бу фикерне хуплады», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Алёна Низамова марафонны көтеп алган. «Марафонда керәшен йоласы, бәйрәмнәре турында сөйләдек, балаларга керәшенчә тәрбия бирү, керәшен әдәбе, керәшен хатын-кызы кем, нинди ул, дигән сорауларга җавап эзләдек. «Туганайлар» газетасы редакциясенә рәхмәт», - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз