news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Туганайлар» газетасы оештырган керәшен марафонына йомгак ясадылар

«Туганайлар» газетасы оештырган керәшен марафонына йомгак ясадылар
Рамил Гали

«Татмедиа» бинасында «Туганайлар» газетасы оештырган керәшен марафонына йомгак ясалды.

  • Марафонда катнашучылар һәр көн аерым бер темага «Вконтакте» социаль челтәрендәге сәхифәләрендә язмалар, фото-видеолар урнаштырган. Татарстан районнарыннан һәм Красноярск крае Комаровка авылыннан барлыгы 39 кеше 21 көн дәвамында биремнәрне үтәп барган.

«Алар үзләре, нәселләре белән таныштырды. Нәсел тамгаларын эзләде, гаиләләрендә булган иң кадерле фотоларын барлады. Керәшен йоласы, бәйрәмнәре турында сөйләде, балаларга керәшенчә тәрбия бирү, керәшен әдәбе, керәшен хатын-кызы кем, нинди ул, дигән сорауларга җавап эзләде. Марафонның соңгы көнендә киләчәк буынга хат яздылар. Язмаларын бүген дә Вконтакте социаль челтәрендә #керәшенчәмарафон #туганайлармарафоны хештэгына басып укырга була», - диде «Туганайлар» газетасы баш мөхәррире Юлия Губина.

Мамадыш районы Үсәли авылыннан Лидия Пасыева марафонда җиң сызганып, төн йокламыйча язмалар әзерләгәнен әйтте. «Катнашучыларны күреп, алар белән аралашу үзе бер рәхәт. Марафонны оештыручыларга рәхмәт! Татар авылында яшим. Авылдашларым да: «Сезнең турында күбрәк, тулырак белдек», - дип мактау сүзләре әйтте. Марафон безнең өчен бик файдалы булды», - диде ул.

Кукмара районы Үрәсбаш авылыннан Любовь Павлова марафон язмаларын туплап, брошюра чыгарган. «Марафон барышында күтәрелгән темалар безне эзләнергә, үткәннәрне барларга, күңел аша уздырырга, үзебез туплаган материалларны тәртипкә китерергә мәҗбүр итә. Без үзебезнең кайсы нәселдән, кем булуыбызны искә төшердек, шәҗәрәбезне дә яңарттык. Бик күп дуслар таптык - шунысына бик сөендем», - диде ул.

Любовь Павлова «Туганайлар» газетасы керәшен дөньясын кузгатты, иҗатка тартты, дигән фикердә. «Материалларны укып, үзебезгә бәя бирдек, аеруча Раиса Герасимованың язмалары ошады. Аның шигырьләре әле дә йөрәк түрендә. Марафон оештырылмаса, мин моны күрмәс тә идем. Милләтебезгә лаеклы кешеләр булып, эшебезне дәвам итәрдәй дәвамчылар булдырсак иде, шул вакытта гына милләтебез яшәр», - диде катнашучы.

«Красноярск крае Комаровка авылындагы карендәшләребез традицияләрне, телне сакларга тырыша, чаралар уздыра. Лидия Тараканова дигән актив катнашучыбыз бар иде, ул бүген килә алмады. 25 июльдә республикакүләм «Питрау» керәшен бәйрәменә кайтырга җыенуын әйтте», - дип өстәде баш мөхәррир Юлия Губина.

Марафонда катнашучылар «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы, «Тәртип» радиосы, «Туганайлар» газетасы редакцияләрендә, «Кәеф» медиа-лабораториясендә кунакта булды. «Татар-информ» редакциясе эшчәнлеге белән катнашучыларны редактор-тәрҗемәче Алёна Низамова һәм журналист Рифат Каюмов таныштырды. Марафонга йомгак ясау Яков Емельянов исемендәге Керәшен мәдәният үзәгендә дәвам итә.

Фоторепортаж: Рамил Гали
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100