news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Алтын Урданы өйрәнүчеләр Самарада Аксак Тимергә һәйкәл куюга каршы мөрәҗәгать әзерли

Галимнәр Самара Губернаторына мөрәҗәгатендә өлкә җирлегендә Аксак Тимергә һәйкәл куюга каршы булуларын белдерергә, Кондырча елгасы янындагы сугыш булган урынны ачыклау өчен фәнни эзләнүләрне көчәйтергә кирәклеген әйтергә җыена.

Алтын Урданы өйрәнүчеләр Самарада Аксак Тимергә һәйкәл куюга каршы мөрәҗәгать әзерли
Аксак Тимергә Ташкентта куелган һәйкәл

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Алтын Урданы өйрәнүчеләрнең халыкара берләшмәсе Самара өлкәсендә Урта Азия әмире Аксак Тимергә һәйкәл куюга каршы булулары турында Самара Губернаторына мөрәҗәгать белән чыгачак.

«Татар-информ» журналисты Алтын Урданы өйрәнүчеләрнең халыкара берләшмәсенең Азия әмире Аксак Тимер һәм Алтын Урда ханы Туктамышның бәрелешләренә багышланган семинарда катнашты. Бу сөйләшүдән соң семинарда катнашучылар барысы да мөрәҗәгатьне юлларга кирәк дип хуплады.

  • Үзбәкстан хакимияте Кондырча җирлегендә Аксак Тимергә (Тамерлан, Амир Темур) һәйкәл куюга конкурс үткәрергә ниятләве хакында хәбәр итте. Бу хакта Үзбәкстан Министрлар Кабинетының карары чыккан. Монумент моделен сайлаганнан соң, проект 2024 елга кадәр Россия Тышкы эшләр министрлыгы һәм Мәдәният министрлыгы белән бергә тормышка ашырылырга тиеш.

«Мөрәҗәгатьтә Самара җирлегендә әмир Тимергә һәйкәл куюга каршы булуыбызны белдерергә, Кондырча елгасы янындагы сугыш булган урынны ачыклау өчен фәнни эзләнүләрне көчәйтергә кирәклеген әйтергә җыенабыз», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә тарих фәннәре кандидаты Илнур Миргалиев.

Алтын Урданы өйрәнүчеләрнең халыкара берләшмәсе рәисе, профессор Вадим Трепавлов сүзләренчә, мәдәни традициядә, дәүләткә каршы оештырылган сугышның хәрби башлыкларына һәйкәл кую кабул ителмәгән, гәрчә бу дәүләт (Алтын Урда) инде булмаса да. «Аксак Тимер безнең территориядә бернинди дә мәңгеләштерүгә лаек түгел», — диде ул.

«Беркемгә дә һәйкәл куярга кирәкми. Самара өлкәсе территориясендә чагатай олысына багышланган һәйкәл куюга каршыбыз. Хакимиятнең дөньяга карашын исәпкә алып, мөрәҗәгать төзергә кирәк», — диде рәис.

Тарихчы Андрей Беляков Үзбәкстан хакимиятенең Самара өлкәсендә Аксак Тимергә һәйкәл кую теләге — Үзбәкстан җирлегендә рус хәрби җитәкчесе Үзәк Азияне яулап алган «ак генерал» Михаил Скобелевка һәйкәл кую белән тиңләде.

Семинар вакытында тарих фәннәре кандидаты Илнур Миргалиев Урта Азия әмире Аксак Тимернең Алтын Урда ханы Туктамышка каршы Кондырча елгасы янындагы сугышы, аның сәбәпләре һәм нәтиҗәләре турында сөйләде.

Казахстан археологы Эмма Усманова шулай ук һәйкәлне куюга каршы чыкты һәм Аксак Тимернең тәңречелек йолалары үткәрүе — Олы тауда зур учак ягуы турында сөйләде.

Россия тарихчысы Юрий Селезнев Алтын Урда форумында Аксак Тимернең Туктамыш ханга каршы сугышына багышлап аерым түгәрәк өстәл үткәрергә тәкъдим итте.

Казахстанның тарих фәннәре докторы, профессор Айболат Кушкумбаев сугышның сәбәпләрен, маршрутын, сугыш сәнгатен, нәтиҗәләрен яңадан өйрәнергә кирәк дип саный. Галимнәр сугыш булган урынны төгәл билгеләү өчен археологик эзләнүләр кирәк, дигән фикердә калды.

Урта Азия әмире Аксак Тимернең (1336-1405) иң мәшһүр сугышларының берсе - Кондырча елгасы янындагы сугыш. Бу сугыш 1391 елның 18 июнендә, хәзерге Самара өлкәсенең Шентала районы җирендә, Иделнең сул ягында була. Анда Аксак Тимер ягыннан 300-400 мең, Алтын Урда ханы Туктамыш ягыннан 200-300 мең сугышчы катнашкан, дип фаразлана. Ике як та йөзәр мең сугышчысын югалта, дигән фаразлар бар. Бу сугышны Урта гасырның иң зур сугышы дип тә атыйлар. Бу сугышта Аксак Тимер җиңә. Туктамыш хан ягында Алтын Урда ханлыгында яшәүче хәзерге татарларның бабалары, Аксак Тимер ягында чагатайлар — хәзерге Үзбәкстан җирлеге халыклары сугышкан, дип фаразларга була, ди Алтын Урда тарихын өйрәнүче галим Илнур Миргалиев.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100