news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара өлкәсендә Аксак Тимергә һәйкәл куярга җыеналар

Үзбәкстан хакимияте Кондырча җирлегендә һәйкәл булдыру һәм урнаштыруга конкурс үткәрергә ниятли.

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Хәзерге Самара янында 600 ел элек Алтын Урда ханы Туктамышны җиңгән легендар Аксак Тимерне ташта мәңгеләштерергә мөмкиннәр.

Үзбәкстан хакимияте Кондырча җирлегендә һәйкәл булдыру һәм урнаштыруга конкурс үткәрергә ниятли. Бу хакта Министрлар Кабинетының хәрби тарихны өйрәнү турындагы карары текстыннан күренә, диелгән Kun.uz сайтында урнаштырылган хәбәрдә.

Махсус конкурста монумент моделен сайлаганнан соң, проект 2024 елга кадәр Россия Тышкы эшләр министрлыгы һәм Мәдәният министрлыгы белән бергә тормышка ашырылырга тиеш.

  • Кондырча елгасындагы сугыш 1391 елда була. Тарихчыларның тикшеренүләре нигезендә, Тимур гаскәрләре Туктамыш гаскәрен тар-мар иткән сугышта 400 меңгә якын сугышчы катнашкан. Вакыйгаларның кайда баруы әлегә кадәр билгеле түгел.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100