news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Алтын каләм» фестивале турында Римма Ратникова: Жюри эше һәрвакыт гадел булуы мөһим

«Алтын каләм» фестивале турында Римма Ратникова: Жюри эше һәрвакыт гадел булуы мөһим
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Республикакүләм «Алтын каләм» фестивалендә жюри эше гадел булуы һәрчак мөһим икәнен ТР Дәүләт Советының татар һәм рус телләрендәге закон текстларының тәңгәллеген билгеләү буенча комиссиясе рәисе Римма Ратникова да ассызыклап үтте. Бу турыда ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткән конференциядә әйтте.

"Минем өчен бу фестивальдә жюри эше һәрвакыт гадел булуы мөһим. Иң әһәмиятлесе: катнашучылар чыннан да кемнең җиңүгә лаек булуын үзләре күрә. Әгәр берәрсе Гран-при алса, бу алкышлар шквалы, бу чын шатлык яшьләре. Журналистика заманадан артта кала алмый. Журналистика алымнары үзгәрә. Фестиваль дә үзгәрә: яңа номинацияләр, яңа темалар, өр-яңа ысуллар барлыкка килә һәм аларны үстерергә кирәк. «Алтын каләм» һәрчак бу үзгәрешләрне сизә һәм катнашучыларны һөнәрнең заманча таләпләренә әзерли», — диде ул.

Икенче мәртәбә Татарстанның югары һәм махсус урта уку йортлары студентлары медиаүзәкләре өчен трек уздырыла. Катнашучылар Гаилә елы, фәнни-технологик үсеш, патриотик тәрбия, сәламәтлек саклау һәм милләтара бердәмлек темаларына проектлар әзерлиләр. Иң яхшы коллективлар медиаүзәкләрне үстерүгә 1 миллион сумга кадәр сертификат алачак.

Оештыручылар билгеләвенчә, җиңүчеләр төрле дәрәҗәдәге бүләкләр белән хөрмәтләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot