news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айгөл Сабирова: Алтын каләм — бик бай тарихлы проект

Айгөл Сабирова: Алтын каләм — бик бай тарихлы проект
Фото: © Рамил Гали, «Татар-информ»

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында республикакүләм «Алтын каләм» яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестиваленә багышланган матбугат конференциясе булды. Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министры урынбасары Айгөл Сабирова фестивальнең әһәмиятен билгеләде һәм агымдагы елдагы саннарга тукталды.

«Алтын каләм — бик бай тарихлы проект. Ул 29нчы мәртәбә уздырыла. Без аны үткәргән чакта зур җаваплылык тоябыз, чөнки ул күптән үткәрелә. Без үз чиратыбызда аның традицияләрен саклап һәм медиатармактагы яңалыкларны кертеп үткәрергә тиеш», — диде ул.

Фестиваль 3 апрельдә башланып киткән. Бәйге этаплары онлайн һәм офлайн форматларда уза, индивидуаль һәм коллектив номинацияләрне үз эченә ала, ди оештыручылар.

Фото: © Рамил Гали, «Татар-информ»

«Әлбәттә, безнең министрлыкны сөендерә — биредә үзләренең көчләрен сынап караучылар артуы. Быел юнәлешләр саны 10ны тәшкил итә. Без проект командасы белән һәр юнәлешкә остазларны билгеләп чыктык. Алар күренекле шәхесләр. Агымдагы елда катнашырга теләүче яшүсмерләрдән гариза кабул иткән идек. Бу сан — бер урынга 3тән артык кеше, дигәнне аңлата. Шулкадәр гариза арасыннан 106 яшь, перспективалы яшьләрне сайлап алдык», — дип билгеләп үтте Сабирова.

Фото: © Рамил Гали, «Татар-информ»

  • «Алтын каләм – 2024» фестивале җиңүчесе, «Яңа гасыр» (ТНВ) телеканалы хәбәрчесе һәм алып баручысы Арина Тыринова катнашты.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100