news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Алтын битлек» фестивале «Әлиф»нең яхшы начар спектакльләр фестивале белән таныштыра

«Алтын битлек» фестивале үзенең рәсми аккаунтында «Әлиф» иҗат берләшмәсе һәм MOÑ театр мәйданының «Без начаррак булдырабыз» дип аталган Яхшы начар спектакльләр фестивале игълан итүе турында хәбәр биргән.

«Без мондый кеше ышанмаслык күренешне күрми үтә алмыйбыз һәм 2022 елның 1 июненә кадәр гариза биреп өлгерергә тәкъдим итәбез. Театр төрлечә була ала», диелгән хәбәрдә.

Оештыручылар хәбәр итүенчә, иң яхшы начар спектакльнең язмасы MOÑ театр мәйданының залында күрсәтеләчәк һәм «Алтын битлек» фестиваленә тәкъдим ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100