news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Әлиф» егетләре Яхшы начар спектакльләр фестивале үткәрә

«Әлиф» иҗат берләшмәсе һәм MOÑ театр мәйданы «Без начаррак булдырабыз» дип аталган Яхшы начар спектакльләр фестивале игълан итүе турында хәбәр бирә.

«Фестивальнең гносеологик программасы: бүгенге көннең иң яхшы начар спектакльләрне сайлап алу, анализлау һәм күрсәтү. Фестивальнең аксиологик программасы: начар театр идеясен алга сөрү һәм аны тәнкыйди бәяләү өчен критерийлар эшләү», дип яза оештыручылар.

Уздыру вакыты: гаризалар 2022 елның 7 маеннан 1 июненә кадәр кабул ителә [спектакльнең кыскача аңлатмасын, видеога сылтамасын bestworsttheatre@rambler.ru почтасына җибәрергә кирәк].

Фестивальне уздыруга акча каралмаганга күрә, ул дистанцион форматта узачак. Иң яхшы начар спектакльнең язмасы MOÑ театр мәйданының залында күрсәтеләчәк һәм «Алтын битлек» фестиваленә тәкъдим ителәчәк, диелә хәбәрдә. Аксиологик программа нәтиҗәләре социаль челтәрләрдә дөнья күрәчәк.

«Начар театр белән аңлы рәвештә шөгыльләник!» – ди «Әлиф» егетләре.

Жюри: Нурбәк Батулла – хореограф. Эльмир Низамов – композитор. Марсель Нуриев – хореограф. Туфан Имаметдинов – режиссер, куратор. Энҗе Дусаева – тарихчы, культуролог. Анна Сокольская – музыкаль тәнкыйтьче.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100