news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алмаз Әкбәров: ТНВ төшергән яңа сериал һәркемне уйландырырга мәҗбүр итәчәк

Режиссер сүзләренчә, «Бер-бер хәл» сериалында милләтара проблемаларга үзенчә карашта булган геройларны күреп булачак.

Алмаз Әкбәров: ТНВ төшергән яңа сериал һәркемне уйландырырга мәҗбүр итәчәк
Салават Камалетдинов

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Яна Гасыр» телерадиокомпаниясе заказы буенча «Бер-бер хәл» дигән утыз серияле мелодрамада күтәрелгән милләтара мәсьәләләр һәркемне уйландырырга этәрәчәк. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә сериалның режиссеры һәм сценарий авторы Алмаз Әкбәров әйтте.

«Чагыштыру өчен, „Рәхәт яшибез“ сериалы — ситком форматында төшерелгән иде, ул күбрәк кешенең күңелен күтәрүгә юнәлдерелгән, анда көлкеле мизгелләр бар. Ә „Бер-бер хәл“ сериалы һәр кешене уйландырырга мәҗбүр итәчәк», — диде ул.

Алмаз Әкбәров сериалда үзеңә охшаш образны күрергә мөмкинлеген, шул ук вакытта көлеп ала торган мизгелләре да булачагын искәртте. «Без тамашачыга тормыш ситуациясенә үзенчә карашта булган геройларны күрсәтәбез», — дип аңлатты ул.

Аның әйүтенчә, барлыгы утыз серия төшерелә, һәр серия 26 минут дәвам итә. Серияләр бер сюжет сызыгына корылган. Әлегә унбиш серия төшерелгән, аларга монтаж ясала. Хәзерге вакытта музыка язылу процессы бара.

«Кумирлар образын тудыруны төп максат итеп куйдык. Мәсәлән, Гамил Әсхәдулла Әлдермештән Әлмәндәр бабае образында, Фирая Әкбәрова — татар әбисен уйный. Мансур белән Анастасия — яшь гаилә. Шунда беренче конфликт туа: тел мәсьәләсе. Аннан соң, аш әзерләргә кирәк була. Шулай итеп, рус милләте кызы акрынлап татар ашлары белән таныша, әзерләргә өйрәнә», — диде Алмаз Әкбәров.

 

Сериал милләтара гаиләдә булган үзара мөнәсәбәтләрне яктырта. Тел, мәдәният, гореф-гадәтләр, дин мәсьәләләре алгы планга чыга, ди оештыручылар. Төп максаты — тамашачыны милли һәм мәдәни традицияләр аша татар телен өйрәнүгә этәрү. Проектны төшерү «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Баш режиссер — Алмаз Әкбәров, «Ватан — XXI гасыр» кинокомпаниясе директоры Леонард Дәүләтшин, Сценарий авторы Алмаз Әкбәров, Альберт Шакиров.

Төп рольләрдә: ТР халык артисты Радик Бариев (Камал театры), ТР атказанган артисты Зөлфия Вәлиева (Тинчурин театры), ТР халык артисты Фирая Әкбәрова (Камал театры), TP атказанган мәдәният хезмәткәре Гамил Әсхәдуллин. Сериалда Казан театр училищесын тәмамлаган Эльвина Насыйбуллина һәм «Шаян ТВ» телеканалы алып баручысы Азамат Зәйнуллин да катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100