Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алмаз Хисаметдинов: Авыл хуҗалыгы оешмаларына ветеринарлар җитми
Татарстанның Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов сүзләренчә, белгечләр әзерләү өчен техникумнар һәм югары уку йортлары белән эш алып барыла.
(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанда Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү оешмаларында ветеринарлар җитми, алар белгечләр белән якынча 85 процентка тәэмин ителгән. Бу турыда Татарстанның Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта әйтте.
«Ил күләмендә чагыштырганда 85 процент әйбәт күрсәткеч, ләкин республикада кадрлар мәсьәләсе 100 процент хәл ителсә яхшы булыр иде. Белгечләр әзерләү буенча техникумнар һәм югары уку йортлары белән эш алып барабыз. Күптән түгел генә өч техникумның чыгарылыш курс студентлары белән очраштык. Якын арада Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе студентлары белән дә очрашачакбыз», — диде Алмаз Хисаметдинов.
Татарстанның баш ветеринары сүзләренчә, дәүләт ветеринария хезмәте кадрлар белән тулысынча тәэмин ителгән. «Эшкә урнашу өчен гаризалар күп килә, бигрәк тә шәһәрләрдә. Яшьләр күбрәк дәүләт эшенә тартыла», — диде ул.
Татарстанда 2024 елга кадәр һәр йорт хайванын, кош-кортын электрон базага кертү максатын тормышка ашыру өчен, һичшиксез, ветеринарлар кирәк булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз