Татарстанда 2024 елга кадәр һәр йорт хайваны, кош-корты электрон базага кертеләчәк

Массакүләм идентификацияләү хайваннарның йогышлы авыруларын таралуны булдырмау һәм базарга сыйфатсыз азык-төлек керүне чикләү өчен эшләнә.

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстанда 2024 елга кадәр һәр йорт хайваны, кош-корты электрон базага кертеләчәк һәм тамгаланачак. Бу турыда Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов республиканың Министрлар Кабинетында узган брифингта әйтте.

Ленар Гарипов сүзләренчә, октябрьдән Татарстанның бөтен хуҗалыкларында һәр мөгезле эре терлекне электрон теркәү башланган. Аңарчы ике ай дәвамында Арча һәм Балтач районнарында бу эшне тәҗрибә проекты буларак башкарганнар. Бүгенге көндә өч меңгә якын мал теркәлү узган. 2021 ел азагына республиканың һәр мөгезле эре терлеге электрон паспортлы булачак.

«2021 елда атларны һәм мөгезле вак терлекне теркәү булачак. 2022 елда кошларны һәм дуңгызларны, 2023 елда — мехлы җәнлекләрне базага кертү планлаштырыла, 2024 елда эшне бал корты ояларын һәм балык күлләрен теркәү белән тәмамлыйбыз», — диде министр урынбасары.

Татарстанның баш ветеринары Алмаз Хисаметдинов 2021 елның беренче яртысында хайваннарны идентификацияләү турында закон чыгуы көтелгәнен әйтте. Татарстан бу эшкә бераз иртәрәк тотынган. Мордовия, Башкортостан республикаларында һәм Самара өлкәсендә хайваннарны электрон теркәү 2-3 ел элек башланган һәм бүгенге көндә эшнең 20-50 проценты башкарылган. Закон гамәлгә кергәч, электрон базада теркәлмәгән хайванны һәм аның продукциясен сату тыелачак.

Спикер сүзләренчә, массакүләм идентификацияләү хайваннарның йогышлы авыруларын таралуны булдырмау һәм базарга сыйфатсыз азык-төлек керүне чикләү өчен эшләнә.

Терлек тугач, бер тәүлек эчендә аның хуҗасы махсус программада аны теркәргә тиеш була. Аннары дәүләт ветеринария хезмәте белгече хайваннарның идентификациясен раслый. Шәхси хуҗалыкларда бу эш сезонлы ветеринария-профилактика чаралары вакытында оештырылачак. Тамганың бәясе шәхси хуҗалыклар өчен 50 сум, ә зур хуҗалыклар өчен 100 сум тора. Икеләтә бәя тамгаларга автоматлаштырылган савым заллары өчен уңайлы булган электрон чип куелу белән бәйле.