news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аллаһ өчен берләшә алмаган, конгресс кушуы белән генә берләшми – Тәлгать Таҗетдин

Мөфти әйтүенчә, мөфтиятләрне берләштерү өчен имамнарның белем дәрәҗәсе югары булырга тиеш.

(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”, Алмаз Биккол). Россия мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин мөфтиятләрне берләштереп маташулар нәтиҗәсе иманның һәм гыйлемнең дәрәҗәсеннән тора дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

Искәртеп үтик, Тәлгать Таҗетдин Россиядә мөфтиятләрнең саны артуын берничә тапкыр тәнкыйтьләп чыкты.

Тәлгать хәзрәт әйтүенчә, дин әһелләре Аллаһ өчен бер-берсен якын күрергә тиешле: “Мөфтиятләрне берләштеререгә маташулар күп бит. Нәтиҗә иманның һәм гыйлемнең дәрәҗәсеннән тора. Аллаһ өчен берләшә алмаган кеше, конгресслар һәм башка милли оешмалар кушу белән генә берләшми. Имамнар да, мөфтиләр дә, мөхтәсибләр дә Аллаһ өчен бер-берен якын күрергә тиешле. Алар Аллаһ өчен эш эшли алмый торган булса, халык ничек иттереп берләшсен? Хәзер, Аллаһка шөкер, халык арасында аерма юк. Һәркем белә, дин дә, мәчеттә имамныкы түгел, Аллаһныкы”, - ди ул.

“Һәрбер имам Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) урынында тора”

Мөфти имамнарның Аллаһ каршында да, халык алдында да, дәүләт алдында да мәсхулияте барлыгын искәртә: “Һәрбер имам аңларга тиешле, михрабта торганда да, намаз укытканда да, вәгазь сөйләгән вакытта да, минбәрдә торганда да, ул Пәйгамбәребез(салләллаһу галәйһи вә сәлләм) урынында тора. Һәм аның өстендә Аллаһ каршында да, халык алдында да, дәүләт алдында да мәсхулият бар. Бу мәсхулият искиткеч олы, таулар күтәрә алмаслык. Ләкин бергә булган вакытта, аны алып барып була. “Арагыздан бер төркем, бер өммәт галимнәрне булдырыгыз, алар изге эшкә өндәүчеләр булсыннар, начарлыклардан тыючылар булсыннар, алар һәм аларга ияргәннәр генә котылырлар”, - дип әйткән Аллаһ Тәгалә Коръән Кәримдә”, - дип сөйләде Тәлгать хәзрәт.

“Барысы да утка керер, берсе генә котылыр”

“Безгә кадәр булган өммәтләр:“яһүдләр 71-гә, насаралар 72-гә, минем өммәтем 73-кә бүленер”, - дип әйткән Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм). “Йә Рәсүл Аллаһ (Аллаһның илчесе) 73-кә бүленгәч кайсыбыз котылыр соң?” – дип сораганнар. Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм):”Барысы да утка керер, берсе генә котылыр”, - дигән. “Кем ул, берсе?” - дип сорагачтын, Пәйгамбәр (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): “Коръәнгә һәм минем сөннәтемә ябышканнар, бергә булсалар, бер-берсен гаепләп, 73-кә бүленмәсәләр”, - дип әйткән”, - дип сөйләде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100