ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Совет чорында дини әдәбият мөстәкыйль бер әдәби тармакка әйләнә - Әлфрид Бустанов
19 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Павел Шмаков: Татар телен укыту - бу халыкка хөрмәт
Астрономнар галәмдә Җиргә охшаган планета тапкан
Кәрим Тинчурин театры Бонн шәһәрендә «Назлы кияү» музыкаль комедиясен күрсәтте

Дин

Имамнарны бераз тәнкыйть итсәң, башка мөфтияткә китәләр – Тәлгат Таҗетдин

19 июнь 2017, 11:38

Имамнарны бераз тәнкыйть итсәң, башка мөфтияткә китәләр – Тәлгат Таҗетдин Мөфти Чувашстан һәм Ханты-Мансийск мөфтиятләренең Үзәк Диния нәзарәтеннән аерылып чыгу сәбәбен атады.

(Казан, 19 июнь, “Татар- информ”, Алмаз Биккол). Имамнарны аз гына тәнкыйтьләсәң дә, аны кабул итмичә, башка мөфтияткә китәләр, дип белдерде Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгат хәзрәт Таҗетдин. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

Искәртеп үтик, 2016 азагында Россия мөселманнарының дини шурасы (Духовное собрание мусульман России) дип аталган мөфтият барлыкка килде. Аны оештыручы – Мәскәү, Россия үзәк төбәге һәм Чувашия Республикасы мөфтие Әлбир Крганов. Оештыручылар – Чувашия, Мәскәү һәм Үзәк регион мөселманнары Диния нәзарәте, Чувашия Республикасы һәм Себер мөселманнары Диния нәзарәте.

Россия мөселманнары Диния нәзарәте яңа мөфтиятне тәнкыйть итеп, аны оештыручыларны "Авыл джентельменнары" дип атады. Әлбир Крганов җитәкчелегендәге Россия мөселманнары дини шурасын Тәлгать Таҗетдин "оятсызларча һәм шыпырт рәвештә" теркәлгән мөфтият дип атады. Әлбир Крганов бу тәнкыйтьләрне кире какты.

“Илебездә бүген 80нән артык Диния нәзарәте. Башкортстанда да ике. Каян килгәннәр? Бүленүләр нәтиҗәсе. Аз гына: ”Болай итеп эшләмә, халык белән йомшаграк бул, менә болай дөресрәк булыр”, – дип тәнкыйтьләсәң, ул риза булмый да икенче мөфтияткә китә. Анда да аз гына төзәтүләр, тәнкыйть сүзләре ишетте икән, тагын башкасына китә. Чувашия, Ханты-Мансийский округ мөфтиятләренең Үзәк Диния нәзарәтеннән аерылып чыгу сәбәпләре шушы ук. Сугышырга киткәннәр дә дистәләгән булды. “Каян килеп чыкты, нәрсә эшлисез, ник карамыйсыз?” – дип шуның турында аз гына тәнкыйтьләр булды. Нәтиҗәдә – үпкәләр, аерылышулар”, – дип сөйләде мөфти.

“Күз-колак булу – Диния нәзарәтенең вазифасы”

Тәлгать хәзрәт Таҗетдин әйтүенчә, имамнарның эшләрендә күз колак булу Диния нәзарәтенең вазифасы. Шулай ук ул имамнар билгеләү тәртибен дә сөйләп китте.

“Имамнарны билгеләү буенча, аларның тәртип белән эшләрне алып баруларында күз колак булу Диния нәзарәтенең вазифасы. Һәрбер имам халык тарафыннан сайлана, беркетмәләр төзелә. Йөзләгән еллар буенча шулай булган, бүген генә түгел. Әгәр сайлаганнан соң районның имамы, мөхтәсибе, ахуны имзаларын куялар, регионның мөфтие үтенеч язуы яза икән, ул имам бездә имтихан ителеп, шәһадәтнамә ала”.

“Үзләрендә лаеклы зат булмаса, Диния нәзарәте аларга резервтан имам бирә”

“Әгәр җәмәгать арасында имамга лаек зат юк икән, ул вакытта Диния нәзарәтеннән сорыйлар. Диния нәзарәте аларга укып чыккан, резервта булган кешене имам вазифасына тәкъдим итеп җибәрә. Бер ай хезмәт иткәннән соң беркетмә төзиләр. Бу тәртип булмаса, бернинди бердәмлек булмый. Бернинди күз-колаксыз эш алып бара икән, җәмагәтьтән аерылды дигән сүз. “Аерылган утка гына аерыла”, – ди Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм). Шулай ук: “Бүре беркайчанда көтүнең уртасына кереп ашамас, читтә куаклар арасында йөргәнне эләктерер”, – ди Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) хәдис шәрифләрендә. Бөтенебездә уставларда, байракларда: “Аллаһның Коръән Кәрименә ябышыгыз, аерыла күрмәгез”, – дип язылган” – дип сөйләде мөфти Тәлгать Таҗетдин.

Тәлгать хәзрәт әйтүенчә Үзәк Диния нәзарәте регионнарда булган Диния нәзарәтләренең финанс эшләренә катнашмый. Грантларны җиткерүдә дә, башка эшләрдә дә хәленнән килгәнчә ярдәм итә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр