news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алимент түләүдән качып йөрүчеләрне үз бурычларын үтәүгә дин әһелләре дә өндәргә мөмкин

Гүзәл Удачина бу мәсьәләдә дин әһелләре белән уртак аңлашу табылачагына өметләнә.

Алимент түләүдән качып йөрүчеләрне үз бурычларын үтәүгә дин әһелләре дә өндәргә мөмкин
Михаил Захаров/архив

(Казан, 31 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина бурычлылардан алиментлар түләттерүгә дин әһелләрен җәлеп итү тәэсирле чара булачак, дип саный. Бу хакта ул бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта белдерде.

  • Алиментлары буенча бурычлыларны әҗәтләрен түләттерү - хәзер көнүзәк мәсьәләләрнең берсе. Бурычлар суммасы берничә ел бер дә үзгәрмәгәнлектән, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләне үз кулына алган. Атналык режимда бу вазгыять буенча хисап тотылачак.

“Бу эшкә конфессия вәкилләрен җәлеп итәргә мөмкин. Аерым категория гражданнар өчен моның йогынтысы булмый калмас”, - дип, Удачина һәр диндә балаларны кайгырту мөһим бурыч булып торуын әйтте. Гүзәл Удачина фикеренчә, мәчетләрдә җомга вәгазьләрендә яки храмнарда да дин әһелләре бу хакта искәртеп торса, файдасы булырга тиеш. “Бу сорау буенча конфессияләр белән тулы аңлау табарбыз дип уйлыйм”, - ди ул.

Суд приставлары хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Игорь Безуевский әйтүенчә, кешеләрне балалары алдындагы бурычларын үтәүгә этәрүче аеруча нәтиҗәле чаралар арасында аларны нинди дә булса махсус хокукларыннан мәхрүм итү санала. Әйтик, транспорт чарасы белән идарә хокукын, шулай ук Россия Федерациясе чикләреннән чыгып китү хокукын чикләү. Бүгенге көнгә 2816 башкарма производство кысаларында бурычлылар транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән.

Россиядән читкә чыгу хокукларын чикләүгә килгәндә, алиментлары буенча 10 мең сум һәм аннан күбрәк бурычы булган гражданнар илдән чыгып китә алмый. Беренче яртыеллыкта алимент түләмәгән 13859 кеше илдән чыгу хокукыннан мәхрүм ителгән.

Россия Суд приставлары хезмәтенең Татарстан буенча идарәсендә алимент түләүдән тайпылучыларны административ һәм җинаять җаваплылыгына җәлеп итү практикасы актив кулланыла. РФ Административ хокук бозулар турында кодексның 5.35.1 маддәсе (балалар яки эшли алмаган ата-аналарны тәрбияләп тотуга акча түләмәү) буенча алимент түләмәгән өчен 1220 административ эш кузгатылган. Хәзерге вакытта 157нче маддә (балалар яки эшли алмаган ата-аналарны тәрбияләп тотуга акча түләмәү) буенча 518 җинаять эше кузгатылган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100