news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Альфред Халиков — «Болгар чоры тарихын өйрәнүчеләрнең әйдаманына әверелә»

Альфред Хәсән улы Халиковның Татарстандагы тарих һәм мәдәният истәлекләрен саклау эшенә, Биләрдә һәм Казан Кремлендә музей-саклаулыклар төзүгә, яшь галимнәр әзерләүгә куйган хезмәтләрен дә өстәсәк, бер үк вакытта галим, педагог, җәмәгать эшлеклесе булган олпат шәхеснең күпкырлы эшчәнлеге күз алдына тулырак килеп басар.

Альфред Халиков — «Болгар чоры тарихын өйрәнүчеләрнең әйдаманына әверелә»

Тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, Татарстан Республикасының Фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреаты Альфред Хәсән улы Халиков — фән дөньясында күренекле шәхес.

Узган гасырның 60 елларыннан, бер-бер артлы «Древняя история Среднего Поволжья», «Татар халкының килеп чыгышы», «Татарский народ и его предки» хезмәтләре, башка авторлар белән берлектә язылган «Казань. Путеводитель», «Археологические памятники Татарсткой АССР» китаплары нәшер ителә башлаганнан бирле, аның исеме киң катлам укучыга да яхшы таныш.

Үзгәртеп кору чорында дөнья күргән «500 русских фамилий булгаро-татарского происхождения», «Монголы, татары, Золотая Орда и Булгария», шулай ук татар һәм рус телләрендә нәшер ителгән «Кем без, болгарлармы, татарлармы?» китаплары шулай ук укучылар арасында зур популярлык казана.

Альфред Хәсән улы Халиков 1929 елның 30 маенда Татарстан АССРның хәзерге Нурлат районындагы Кизләү авылында туа. Казандагы 2 нче мәктәпнең 7 сыйныфында укыганда ул танылган археолог, Татарстан Төбәкне өйрәнү музее хезмәткәре Николай Филиппович Калинин белән таныша. 1947 елда, Казан университетының тарих-филология факультетына укырга кергәннән соң, студент Альфред Халиков остазы Калинин кул астында археология фәнен җитди рәвештә өйрәнергә керешә, бик яхшы укый, җәйге каникулларын археологик эзләнүләр һәм казу эшләре белән уздыра.

1951 елдан, әле студент килеш, рәсми рәвештә, Николай Калининның ярдәмчесе сыйфатында Россия Фәннәр Академиясе Казан гыйльми үзәгенең Тел, әдәбият һәм тарих институтында эшли башлый. Шуннан бирле, лаборант, кече фәнни хезмәткәр, гыйльми секретарь, директор урынбасары, археология бүлеге мөдире, баш фәнни хезмәткәр вазифаларында, гомеренең соңгы көннәренә кадәр шушы институтта хезмәт куя. Бер үк вакытта, үзе укыган университетта археология буенча гомуми курс һәм «Урта Идел һәм Урал буе халыклары этногенезы» буенча махсус курслар алып бара, археология түгәрәген җитәкли, археология музеен тергезеп, шуның җитәкчесе була.

Альфред Халиков үзенең фәнни хезмәтләре белән Урта Идел һәм Урал буеның борынгы тарихын өйрәнүгә гаять зур өлеш кертә. Төрки телле һәм фин-угор халыкларының килеп чыгышы һәм этносәяси тарихы өлкәсендәге зур белгеч буларак, таш гасырдан алып 16 йөзгә кадәрге дәвердә җирле халыклар үсешенең гомуми концепциясен эшли. Аның Идел буе Болгар дәүләтенең башкаласын — рус елъязмаларында «Бөек кала» дип атала килгән Биләрне өйрәнүгә караган хезмәтләре аерым игътибарга лаек.

1974 елдан — Идел буе болгар дәүләте археологиясе буенча мәшһүр белгеч Алексей Петрович Смирновның вафатыннан соң, Альфред Хәсән улы Халиков болгар чоры тарихын өйрәнүчеләрнең әйдаманына (лидерына) әверелә.

Галимнәр һәм тарихка битараф булмаган күпләр Альфред Халиковның Казан каласына 800 яшь булуны исбатлау омтылышын хәтерлиләр булыр. 70 еллар уртасында, нибары 3-4 кыр сезоны дәвамында тупланган археологик материал ул чакта шәһәрнең төгәл яшен билгеләү өчен җитәрлек түгел дип табыла. Әмма шул кыска гына арада да галим тарафыннан үтә мөһим ачышлар ясала.

Аерым алганда, Казан ханнары төрбәсе һәм Казан ханнары һәм аксөякләренең җәсәдләре табыла. Альфред Хәсән улы Халиковның Татарстандагы тарих һәм мәдәният истәлекләрен саклау эшенә, Биләрдә һәм Казан Кремлендә музей-саклаулыклар төзүгә, яшь галимнәр әзерләүгә куйган хезмәтләрен дә өстәсәк, бер үк вакытта галим, педагог, җәмәгать эшлеклесе булган олпат шәхеснең күпкырлы эшчәнлеге күз алдына тулырак килеп басар.

Альфред Хәсән улы Халиков 1994 елның 24 июлендә вафат була. Казан шәһәрендә җирләнә. Казанда һәм Алексеевск районының Биләр авылында аның исемен йөрткән урамнар бар, Казандагы ул яшәгән йортка истәлек тактасы куела. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Археология институтына Альфред Халиков исеме бирелә.   

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100