Соңгы елларда проза һәм драматургия буенча әдәби конкурслар комиссиясенә кертәләр. Үзем сорап түгел, әмма кертәләр икән, каршы килмим. Конкурсларга килгәндә, прозага бәйле мәкаләләрем дә чыкты, гомумиләштереп, болай дип әйтер идем: сан ягыннан начар түгел, роман кебек зур күләмле әсәрләрнең күплеге бүгенге әдәбиятның торышын билгеләргә ярдәм итә.
Еш кына «Моннан 5-6 ел элек булган беренче конкурсларда призлы урын алган әсәрләрне бүген дә кабаттан укыйсы киләме?» дигән сорауны куям. Кызганыч ки, күпчелеген – юк. Димәк, ул әсәр вакытлы күренеш булып кала, алдагы чорга азы гына үтә, дигән сүз. «Шактый йомшак әсәргә 1 нче урын биргәнсез», – дигән тәнкыйть сүзләре дә килеп ирешә. «Үткән конкурста Әлфис Гаязовның «Кайсы яктан чыга соң бу кояш?» романына нигә беренче урын бирдегез? Көпшәк бит», – дип турыдан-туры әйткәннәре булды. Беренчедән, урын билгеләгәндә без берничә кеше булгач, һәркем үз бәясен бирә. Бер үк әсәргә кемдер 1 нче, кемдер 3 нче урынны бирә, балларны кушкач, ул алдагы урынга чыга – алай да була. Икенчедән, укыган әсәрләрдән чыгып эш итәбез.
Драматургиягә килгәндә, 2022 һәм 2024 еллардагы «Яңа татар пьесасы» конкурсларын яхшы хәтерлим. Беренче туган сорау: 8-9 әсәр призлы урыннар алып, шактый зур күләмдә премияләр белән бүләкләнеп тә, аларның сәхнәдә куелмавы... 2022 елдагы конкурстан Рөстәм Галиуллин әсәре куелуын беләбез – ул Мәдәният министрлыгының махсус премиясен алган иде. Мансур Гыйләҗевның конкурста катнашкан әсәре Әлмәт театрында куелды, дип беләм. Шуның белән бетте. Бәлки, мин белмәгәне бардыр. Ләкин, ничек кенә булмасын, бу әсәрләрнең барысын да режиссерлар бүлешеп алырга тиеш иде кебек. Нигәдер, бәйге үз максатына ирешми. Бәлки, ул әсәрләргә вакыт узгач та әйләнеп кайтырлар, Илгиз Зәйниевның «Туган-тумача»сы, язылуына 15 елдан артык вакыт үткәч («Яңа татар пьесалары» җыентыкларында бар), репертуарны тота торган спектакльгә әверелде.
2024 елдагы әсәрләр дә театрлар игътибарыннан читтә калмасын дип борчылам. 60лап әсәр арасыннан иң яхшылары дип сайлап алсак та, аларның сәнгати югарылыгы төрлечә, шуңа да уртакул әсәрләр призлы урынга лаек була. Ничек кенә булмасын, драма әсәрләре белән күбрәк таныш булудан чыгып әйтә алам, кызганыч ки, драматургиябез хәзергә йомшак. Бу инде Нияз Игъламовтан башлап әйтелеп килгән фикер – сан бар, сыйфат җитми», – ди ул.
Әлфәт Закирҗанов белән «Интертат» сайты өчен Рузилә Мөхәммәтова сөйләште.