Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алексей Песошин Төзелеш министрлыгы коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте
Алексей Песошин сүзләренчә, республика министрлыкларының яңа җитәкчеләре алдында мөһим бурычлар тора.
(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры итеп Марат Айзатуллин билгеләнде. Бу хакта тиешле указ Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан имзаланды.
Татарстан Премьер-министры искәрткәнчә, элекке төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгын җитәкләячәк.
Алексей Песошин сүзләренчә, республика министрлыкларының яңа җитәкчеләре алдында мөһим бурычлар тора, аларны тиешенчә хәл итү Татарстанның социаль-икътисади торышын үстерүгә һәм ныгытуга ярдәм итәчәк.
Марат Айзатуллин республика җитәкчелегенә ышаныч күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз