news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алексей Петров: Халыкара күләмдә үткәрелгән мондый олимпиада – Россиядә бердәнбер

Алексей Петров: Халыкара күләмдә үткәрелгән мондый олимпиада – Россиядә бердәнбер
Фото: «Татар-информ», Салават Камалетдинов

12-13 ноябрьдә Россия ислам институтында Халыкара Ислам дине дисциплиналары һәм гарәп теленнән олимпиада РФ һәм чит ил студентларын берләштерде. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында мәртәбәле кунаклар фикерләре белән уртаклашып алды. Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды директоры урынбасары Алексей Петров, мондый төр олимпиаданың Россиядә бердәнбер булын әйтте.

«Әлеге зур күләмле чара Россия ислам институты һәм аның ректоры Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин тырышлыгы белән үткәрелә. Шулай ук аерым рәхмәтләрне Шәех Зәйдә исемендәге гуманитар институты ректоратына һәм җитәкчелегенә белдерәсе килә. Алар биредә катнаша. Әйтергә кирәк, Халыкара күләмдә үткәрелгән мондый олимпиада – Россиядә бердәнбер. Аннары ул киләсе елда ислам мәдәнияте башкаласына әвереләчәк Казанда үткәрелә. Алга таба олимпиада тагы да күбрәк чит илләрдән студентларны җәлеп итәчәгенә өметләнәбез һәм әлбәттә, ул бер зур студент яшьләрнең форумына әйләнәчәк икәненә иманыбыз камил», – дип белдерде җитәкче.

Петров шулай ук Россиянең ислам вузларында белем бирүнең нинди югары дәрәҗәдә алып барылуын ассызыклады. Аннары уку йортларының халыкара аренада да конкурент булырлыгын билгеләде.

«Россия ислам институты җитәкчелегенә олимпиаданы лаеклы итеп оештырган өчен ихлас рәхмәтемне белдерәсем килә. Мондый вакыйгалар безнең илләр арасындагы күперләрне ныгыта, рухи һәм академик диалогка ярдәм итә», – диде Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән университет ректоры Хәлифә Заһири.

Тантана азагында Россия һәм Казан ислам институты ректоры Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин олимпиада партнерларына рәхмәтләрен әйтеп китте.

«Бу хезмәттәшлек инде үз нәтиҗәләрен бирде, һәм без алда тагын да күбрәк уртак проектлар булачагына ышанабыз. Алар яшь галимнәр үсешенә һәм Ислам фәннәрен тирән аңлауга ярдәм итәчәк. Ислам дисциплиналары һәм гарәп теле буенча мондый масштабтагы һәм форматтагы олимпиаданы без генә үткәрәбез. Бу Россия өчен уникаль вакыйга, дип ышанып әйтергә була. Ел саен без чит ил катнашучылары исемлеген киңәйтәбез, шуның нәтиҗәсендә чараның конкуренциясе һәм абруе арта. Катнашучылар бик күп уңай хис-кичерешләр һәм тәэсирләр алды», — дип билгеләде ул.

  • Әлеге олимпиада 2008нче елдан бирле ел саен уздырыла, ә 2023нче елда беренче тапкыр халыкара дәрәҗәгә чыккан Анда Бәйсез Дәүләтләр Берлеге илләре – Үзбәкстан, Азербайҗан, Казахстан, Кыргызстан һәм Таҗикстан вәкилләре дә катнашкан. Былтыр исә аларга беренче тапкыр Иран, Һиндстан һәм Төркиядән катнашучылар кушылган. Шул ук елда олимпиадада катнашучылар исемлеген Малайзия, Индонезия һәм Пакистан студентлары тулыландырган.
news_right_1
news_right_2
news_bot