news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алексей Песошин: Тукай тууының 140 еллыгы чараларын югары дәрәҗәдә үткәрергә кирәк

Алексей Песошин: Тукай тууының 140 еллыгы чараларын югары дәрәҗәдә үткәрергә кирәк
Фото: prav.tatarstan.ru

Бүген ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан телләре турында законны гамәлгә ашыру буенча совет утырышында каралган сорауларның берсе бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган бәйрәм чараларын уздыруга кагылышлы иде.

Бу мәсьәлә буенча Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова хисап тотты.

«Габдулла Тукай – милли үзаң символы.Татарстан һәм татар мәдәниятен Тукайның иҗади мирасыннан башка күз алдына китереп булмый. Тукай төрле телләрдә яңгырый, барлык төрки халыклар өчен юл күрсәтүче булып кала», – диде Ирада Әюпова. Ул Габдулла Тукайның шатлык-кайгылары белән гади кеше булуын, ләкин шул ук вакытта тормышның барлык өлкәләрен шигырьгә төреп чагылдыра белгәнен билгеләп узды.

Министр апрель ае дәвамында башкарылган эшләргә күзәтү ясады. Барлык чаралар ТР Рәисе Указы нигезендә гамәлгә ашырыла. Юбилей чаралары турында «Татар-информ»да материал чыккан иде.

Ирада Әюпова әйтүенчә, 25 апрельдә Венгриядә «Мирас» – «Наследие» цирк тамашасы узачак. Тукай әкиятләре буенча цирк сәнгате, хореография, вокал үрелеше белән күп гасырлык татар мәдәниятен күрсәткән бу спектакль-фэнтези премьерасы узган елның 12 июнендә тәкъдим ителгән иде.

Министр юбилей алдыннан мемориаль инфраструктураны яңарту, төзекләндерү эшләре башкарылганын билгеләп узды. Арча районының Яңа Кырлайдагы Тукай әдәби-мемориаль музеенда киңкүләм төзәтү-яңарту эшләре башкарылган. Иртәгә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында яңа экспозиция ачылачак, шунда ук татар интеллигенциясе белән очрашу көтелә.

26 апрельдә республика Рәисе катнашында Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узачак. Аннары Г.Камал театрында Туган тел көненә багышланган театральләштерелгән концерт тәкъдим ителә. Иртәгә яки берсекөнгә Тукай премиясе лауреатлары игълан ителәчәк.

«26 апрель сәгать 9.00 да барлык муниципаль берәмлекләрдә Тукай бюстына чәчәкләр салу тантаналары узачак. Бөтен районнарда, республикадан читтә – ил төбәкләрендә дә, дөньяның башка почмакларында да Тукай юбилеена багышланган чаралар уза. Китапханәләрдә очрашулар үткәрелә», – дип сөйләде Ирада Әюпова.

Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов Тукайның тууына 140ел тулу уңаеннан зур эш башкарылганын билгеләп узды. «Бу масштаблы эшкә Мәдәният, Мәгариф һәм фән, Яшьләр эшләре министрлыклары, «Татмедиа», китапханәләр, балалар бакчалары кушылган. Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыкларына быелгы юбилейларга җаваплы караганыгызга рәхмәт», – диде.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин утырышны йомгаклап: «Бәйрәм чараларын оешкан төстә, югары дәрәҗәдә үткәрергә кирәк. Пландагы чараларны гамәлгә ашыру дәвам иттерелә», – диде.

news_right_1
news_right_2
news_bot