news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Габдулла Тукай тууына 140 еллыкка планнар зур, тик «Туган тел» шигыренә һәйкәл коелмаган

ТР Дәүләт Советының унтугызынчы утырышында Татарстанның мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова «Хөкүмәт сәгате» кысаларында «Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга әзерлек һәм бәйрәм итү» турында докладын тәкъдим итте. Утырышта ул мәдәният министры вазифаларын башкаручы исеменнән чыгыш ясады.

Габдулла Тукай тууына 140 еллыкка планнар зур, тик «Туган тел» шигыренә һәйкәл коелмаган
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Юбилей датасына багышлап, республикада төп чаралар планы расланган. «Планның төп үзенчәлеге – шагыйрь мирасын сәнгатьнең барлык жанрлары аша күрсәтергә һәм төрле яшьтәге кешеләр төркемнәренә Тукай иҗаты белән танышлыкның яңа форматларын тәкъдим итеп, киң аудиторияне җәлеп итәргә омтылу», – диде Юлия Әдһәмова. Балалар һәм яшьләр белән эшләүгә аерым басым ясалганын әйтте.

«Яңа форматлар – театрда цифрлы технологияләр, анимация, интерактив музей программалары, әкиятләрне цирк тамашаларында чагылдыру аша мәдәни код күчешен тәэмин итеп, туган тел һәм әдәбиятка кызыксыну булдыра һәм киләчәк буыннар өчен татар халкының милли үзенчәлекләрен саклап кала алачакбыз», – дип белдерде мәдәният министрының беренче урынбасары.

Юлия Әдһәмова Габдулла Тукай әсәрләре дөньяның 40 лап теленә тәрҗемә ителгәнен әйтте. Шагыйрьнең иҗади мирасы 400дән артык шигырьне, 9 поэма, 350 хикәя, очерк һәм истәлекләр, шулай ук балалар өчен 150дән артык әсәрне үз эченә ала. «Бу саннар үзләре үк татар халкының милли үзенчәлекләрен саклап калуда Тукай мирасын саклау һәм актуальләштерү эше зур әһәмияткә ия булуы турында сөйли», – диде ул.

Белгеч шагыйрь турында хәтерне саклау эше берничә дистә ел дәвамында башкарылганын билгеләп үтте. Габдулла Тукайга һәйкәлләр Казанда, Санкт-Петербургта, Чиләбедә, Мәскәүдә, Уфада, Төркия белән Казахстанда да куелган.

Кырлайдагы музей.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Тукай музейларында нинди эшләр башкарыла?

Юлия Әдһәмова Тукай исеме белән тыгыз бәйлелек булган урыннарда мемориаль инфраструктураны яңартуга зур көч куелганын билгеләп үтте. Арчаның Яңа Кырлай авылында Ия елгасы буйлап Сәгъди йортына кадәр яр буе территориясен төзекләндерү эшләре алып барыла. Мәдәни мирас объекты булган Сәгъди абзый йортына реставрация үткәрелә.

Кырлайда Сәгъди абзый йорты.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Комплекслы төзекләндерү Габдулла Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта мәктәбе бакчасы территориясен дә колачлый. Тукайның әдәби-мемориаль музеенда төзәтү-яңарту эшләрен 2026 елның 25 апреленә төгәлләү ниятләнә. шулай ук, Татарстан Рәисе ярдәмендә Кырлай авылы музеенда яңа экспозиция булдырыла», – дип белдерде Юлия Әдһәмова.

Татарстанның Фәннәр академиясе тарафыннан киңкүләм тикшеренү эше үткәрелә. Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Габдулла Тукайның рус телендә алты томлы әсәрләр җыентыгын әзерли, анда элек тәрҗемә ителмәгән әсәрләр дә кертелгән. Тукай шигърияте образлары һәм мотивлары сүзлеген, библиография күрсәткечен, шулай ук төрки илләр һәм Россия төбәкләреннән галимнәр катнашында әдәбиятара диалогларда Тукай иҗатының урыны турында коллектив монография чыгару планлаштырыла», – диде Әдһәмова.

ТР Милли музееның Габдулла Тукай әдәби музее да шагыйрь мирасын мәңгеләштерү буенча саллы эш башкара. 13 апрельдән 15 апрельгә кадәр Милли музей, Тукайның Әдәби музее белән берлектә, «Мәдәни киңлектә милли әдәби музейлар» темасы буенча «Тукай укулары – 2026» Бөтенроссия фәнни конференциясен үткәрә. «Конференциядә Милли әдәбиятлар музейлары берләшмәсен булдыру соравы үзәккә куела», – диде Әдһәмова. Ул Россия халыкларының әдәби мирасын алга этәрү, уртак күргәзмә һәм эзләнү проектлары өчен булдырыла.

Габдулла Тукай әдәби музее.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бөтендөнья татар конгрессы 15-17 апрель көннәрендә «Туган тел» Бөтенроссия форумын уздырачак. Аның максаты – туган тел һәм әдәбият укытучыларының статусын күтәрү.

23-24 апрельдә Фәннәр академиясе, Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, «Габдулла Тукай иҗаты һәм милли телләр, әдәбиятлар, мәдәниятләр үсеше» халыкара конференциясен үткәрәчәк.

Россиядә тиңнәре булмаган уникаль проект – укучылар һәм студентлар өчен «Ядкярләрдә Тукай рухы» әдәби музыкаль конкурсы. 1-11 сыйныф укучылары, студентлар Әдәби музейдагы экспозициядән Тукайның мемориаль предметлары турында проза яки шигърият жанрында яңа әсәрләр тәкъдим итәчәк.

Балаларга һәм олыларга нинди экскурсияләр, чаралар бар?

Балалар өчен Габдулла Тукай әсәрләре геройлары белән «Әлифба бәйрәме» һәм «Шүрәледә кунакта» музей бәйрәмнәре узачак. Яшьләр һәм олылар Габдулла Тукай әдәби музеена, шулай ук «Шагыйрь бишеге» автобус экскурсиясе кысаларында шагыйрьнең Кушлавыч һәм Кырлай авылларындагы музейларына бара ала.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Тагын бер кызыклы чара турында әйтергә кирәк. Юлия Әдһәмова гыйнварда ук гамәлгә кертелгән «Күңел адреслары. Тукай» театраль-экскурсия маршруты турында әйтте. Проектның асылы түбәндәгеләр: әдәби музейда мемориаль коллекция буенча махсус экскурсия, шагыйрьнең яраткан ризыклары дегустациясе белән гастрономия өлеше, Иске татар бистәсе һәм Кабан күле яры буйлап җәяү йөрү, Тинчурин театрында мультимедияле программаны карау.

Музыкаль юнәлешкә килгәндә, Тинчурин исемендәге театрның «Тукай. Оркестр. Ясалма фәһем» спектакле, шулай ук, Габдулла Тукай шигырьләренә иҗат ителгән җырларны башкаруны күздә тоткан Милли моңнар» Бөтенроссия конкурсы игътибарга лаек. Музыкаль-мультимедияле перформанс форматындагы «Тукай. Оркестр. Ясалма фәһем» спектаклен 27 март – Бөтенроссия театр көнендә 13.00 сәгатьтә MAX мессенджерында цифрлы ID күрсәтеп, бушлай карап булачак.

«Тукай архивы» фильмын әзерләү төгәлләнеп килә

«Татармультфильм» студиясе балалар аудиториясе өчен татар һәм рус телләрендә биш минутлык «Туган тел» – «Родной язык» заманча анимацион фильмын булдырган.

Апрельдә режиссер Ренат Хәбибуллинның «Тукай архивы» фильмын чыгару буенча әзерлек эше тәмамланачак. «Бу картина шагыйрьнең биографиясе һәм иҗади мирасын тамашачыларга тәкъдим итә», – дип белдерде Юлия Әдһәмова.

«Китап» радиоканалында популяр артистлар Тукай шигырьләрен укып, алардан аудиофонаграммалар һәм видеопостановкалар көтелә. Шулай ук, «Тукай укулары», «Тәртиптә – Тукай!» тапшырулар циклы ачылган.

«Татарстан» ДТРК «Тукай әкиятләре» роликлар сериясен, «Шагыйрь тормышы» һәм «Тукай-журналист» телетапшырулар циклын, балалар өчен рус телендә радиотапшырулар әзерли. Радиоспектакльләр трансляцияләре дә планлаштырыла.

Юлия Әдһәмова

Фото: © gossov.tatarstan.ru

Юлия Әдһәмова Казан дәүләт циркы Тукай әсәрләре буенча беренче милли театраль-цирк спектаклен тәкъдим иткәнен искәртте. «Мирас» – «Наследие» премьерасы узган елның 12 июнендә узды. Цирк сәнгате, хореография, вокал үрелеше белән күп гасырлык татар мәдәниятен күрсәткән бу спектакль-фэнтезины тамашачылар бик җылы кабул итте. Белоруссиядә гастрольләр уңышлы узды, 20нче апрельдән спектакль Будапештта күрсәтелә башлый», – диде ул.

Театрлар нәрсә әзерли?

Республика театрлары юбилейга классик постановкалар һәм заманча формалар бергә үрелеп бирелгән репертуар әзерләгән.

«Әкият» курчак театры сезон дәвамында «Су анасы» спектаклен күрсәтә һәм быел «Шүрәле» спектакле премьерасы белән сөендермәкче була.

«Апуш» балалар театр студиясе «Тукай. Ярлыкагыл» премьерасын чыгарды. «Спектакль яшүсмерләргә, шагыйрь язмышына яшьтәшләре күзлегеннән караш булдыруга йөз тота», – диде Юлия Әдһәмова.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Татарстан Язучылар берлеге юбилейга ничек әзерләнгән?

Шагыйрьнең 140 еллыгына Татарстанның Язучылар берлеге борынгы чордан безнең көннәргә кадәр татар шигърияте антологиясен әзерли. Мондый басма соңгы тапкыр 35 ел диярлек элек чыккан. «Бүген дүрт томның өчесе әзер: беренчесе урта гасырлар чоры һәм яңа чорны, икенчесе – революциягә кадәр чорны, өченчесе совет һәм заманча шигъриятне үз эченә ала. Дүртенче томда татар шигърияте хәзинәләре рус телендә тәкъдим ителә. Антология Болгар һәм Казанның тарихи локацияләрендә актерларның шигъри чыгышлары кертелгән видеоматериаллар белән тулыландырыла.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Шулай ук, Язучылар берлеге Идел буе халыклары телләрендә Тукайның 30 әсәрен үз эченә алган җыентыгын әзерләп чыгарган. «Шүрәле» поэмасы кырымтатар теленә тәрҗемә ителгән, Тукай шигъриятендә дини мотивларга багышланган басма әзерләнгән.

2026 ел гыйнварыннан «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» проекты старт алды. Аның максаты –республика халкын һәм чит илдәге ватандашларны шагыйрь әсәрләрен бергәләп укуда берләштерү. «10 мартка булган мәгълүматларга караганда, 7542 уникаль катнашучы һәм 22 мең онлайн карау теркәлгән. Тукай мирасы белән кызыксыну саклана һәм арта», – диде Юлия Әдһәмова.

15 апрель – Тукай үлгән көндә – шагыйрьне искә алу көне узачак. Шагыйрь каберенә, һәйкәленә чәчәкләр салу, Тукай муеенда Төп нөсхә көне узачак, Милли музейда «Тукай эзләре буйлап» күргәзмәсе ачылачак.

24-26 апрель көннәрендә «Татарча диктант» Бөтенроссия белем бирү акциясе узачак. 26 апрельдә ел да үтә торган «Мин татарча сөйләшәм» акциясе була. Программада – татар теле турында лекцияләр, «Печән Базары» дизайнерлар маркеты, интерактив күргәзмә һәм мәйданчыклар.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты «Без – Тукайлы халык» халыкара шигрият бәйгесен, милли уеннар буенча Габдулла Тукай кубогына ярышлар узыра.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Бер татарча сүз әйтмәдегез!»

Юлия Әдһәмова бик бай чаралар планы турында сөйләсә дә, утырышта аңа шелтә сүзләре дә ишетергә туры килде. Депутатлар аның татарча бер сүз дә әйтмәвен тәнкыйть утына тотты.

«Габдулла Тукай – мәдәниятебез, без Тукай шигырьләрендә үстек. Тукай турында бер татарча сүз әйтмәдегез!» – диде Хафиз Миргалимов. Ул докладка әзерләнгән слайдларда да татарча хаталар күреп: «Кем әзерләде боларны? Ник шулай игътибарсыз сез үз чыгышыгызга?! Мәдәният министрлыгы шундый зур чаралар әзерли, ә сез бер татарча сүз әйтмәдегез. Бу Мәдәният министрлыгын бизәми», – ди депутат.

Коллегасының фикерен Азат Хамаев та җөпләде. «Слайдларны булса да татарча әзерләргә була иде бит!» – диде.

ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов та парламентарийлар белән килешеп: «Доклад ике телдә тәкъдим ителгән булса, әлбәттә, дәрәҗәлерәк булыр иде», – диде.

Депутат, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла 2021 елда иҗади интеллигенция белән очрашуда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Габдулла Тукайның «Туган тел» шигыренә һәйкәл булдыруга күрсәтмә биргәнен, шулай ук, Кырлайда Шагыйрьләр аллеясен булдыру бурычы да куелганын искәртте. «Биш ел узды инде...» – ди Ркаил Зәйдулла, бу эшләрне быелгы юбилей датасына башкарып чыгарга җитешмәүләренә үкенечен белдерде.

Кырлай авылында Тукай комплексы

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Юлия Әдһәмова күптән түгел мемориаль комиссия утырышы булганын әйтте. «Анда өч эскиз тәкъдим ителгән иде, эксперт сайлагач, скульптур композиция булдыру эшенә тотыначаклар», – диде.

Юлия Әдһәмова бу процесс озакка сузылуының сәбәбен дә аңлатырга тырышып карады. Беренче ябык конкурс уңышсыз саналган, тәкъдим ителгән бер карар да килештерү узмаган. «Кызганыч, иҗат процедуралары һәрвакытта да тиз генә бармый. Менә хәзер уңышлы вариантлар тәкъдим ителде», – диде.

Бу сүзгә Марат Әхмәтов та кушылды. «Тукайның юбилеена әзерлек йөзеннән моннан ике-өч ел элек безнең мөрәҗәгатьне исәпкә алып, Рәисебез кабул иткән карар нигезендә Кырлайдагы музей-комплекста да, Тукайның туган авылы Кушлавыч авылы эчендә дә бихисап зур хәзерлек, төзекләндерү эшләре алып барылды. Бу очракта рәхмәтле булырга кирәк. Сез әйткән мәсьәлә дә киләчәктә үтәләчәк», – дип тынычландырырга ашыкты Марат Әхмәтов Ркаил Зәйдулланы.

news_right_1
news_right_2
news_bot