news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексеевск районында икмәк пешерү комбинаты төзеләчәк

Алексеевск районында икмәк пешерү комбинаты төзеләчәк
"Татар-информ" архивы

2023 елда Алексеевск районында икмәк пешерү комбинаты төзеләчәк. Бу хакта Татарстан кулланучылар җәмгыятьләре һәм кооператив вәкилләренең 2018-2022 ел нәтиҗәләре буенча XX гомуми отчет-сайлау җыелышында Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов хәбәр итте. 

 

Фото: © Владимир Васильев

Алексеевскида икмәк пешерү юнәлеше районда әзерләнүче продукциянең 50 процентын алып тора. Узган ел районда 1617 тонна икмәк пешерелгән. Сергей Демидов сүзләренчә, яңа икмәк пешерү комбинаты өчен мәйданчык сайланып куелган.

«Бу елны без яңа амбиоциоз проектка тотындык. Комбинат өчен сәнәгать мәйданчыгында урын сайладык, барлык документларны әзерләүне дә төгәлләдек диярлек. Җиһазлар спецификациясе тулысынча әзер. Дәүләт программалары буенча безгә ярдәм итүегезне сорыйбыз», – диде Сергей Демидов.

Район башлыгы сүзләренчә, узган ел төзелешкә 2,2 млрд сумнан артык инвестицияләр җәлеп ителгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100