news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Алдынгылар хәрәкәте»нең Татарстан бүлеге җитәкчесе: «Сәләт» – гаилә һәм бердәмлек

«Алдынгылар хәрәкәте»нең Татарстан бүлеге җитәкчесе: «Сәләт» –  гаилә һәм бердәмлек
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Сәләтле җәй» ял итү кампаниясенең форумына йомгак ясап 5-9 август көннәрендә «АЛДЫНГЫЛАР БИЛӘР ФОРУМ (Первые / Forward)» cменасы Россиянең «Алдынгылар хәрәкәте» балалар һәм яшьләр хәрәкәте белән берлектә оештырылачак. Сменада 800 активист бала катнашачак. Программа кысаларында укучыларны төрле иҗтимагый оешма вәкилләреннән, төрле өлкәләрдән килгән профессионаллардан уку-укыту остаханәләре көтә. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында билгеле булды.

«Сәләт» – лагерь, форум һәм проект кына түгел, ә ул – чыннан да гаилә, тормыш, бердәмлек! «Сәләт»тә тәрбияләнгәннәр бер кайда да югалып калмыйлар, үсеп җитеп төрле өлкәләрдә лаеклы итеп эшлиләр. Шулай ук «Сәләт» – нәтиҗәле технологияләр мәйданчыгы да ул. «Сәләтле җәй» лидерлар тәрбияләүгә дә саллы өлеш кертә. Алтынчы сменада балалардан торган дирекция оештырылачак. Шулай ук «Сәләт» сменаларында бәйге, ярыш рухы да сизелерлек булачак», – диде ТР Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте» оешмасының Татарстан бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Тимур Сөйләманов әйтүенчә, һәр аланның сыйфаты – кешеләрдан гыйбарәт. «Әйдәманнарның әзерлеге, аларның конкурс аша үтеп-үтмәве, шуннан соң аланның программасы кебек детальләр аланның сыйфатына турыдан-туры йогынты ясый», – диде ул.

Гомумән алганда, «Сәләтле җәй» ял итү кампаниясенә әзерлекле кадрлар җәлеп ителә. «Сәләт» әйдәманнар әзерләү буенча эшне ел әйләнәсе алып бара. Кадрлар әзерләү максатында «Әйдаманнар мәктәбе», «Башҗитәкләр мәктәбе» һәм «Укытучылар мәктәбе» уздырыла. Аларның эшчәнлегендә 700дән артык кеше катнашуын да билгели оештыручылар.

  • Казан дәүләт университетының энтузиаст-укытучылары инициативасы белән 1994 елда Арчада (Татарстан) 65 бала катнашында беренче укыту-сәламәтләндерү лагереннан башланган «Сәләт» хәрәкәте, Татарстан Республикасының 25 меңнән артык сәләтле баласын һәм яшьләрен, Россия Федерациясенең уннан артык төбәген, шулай ук чит илләрне үз проектларына җәлеп итүче социаль-педагогик комплекска кадәр утызъеллык үсеш юлы үтте.
  • Татарстанның яшьләр эшләре министры урынбасары: «Сәләт» – традицияләре белән көчле

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100