news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның яшьләр эшләре министры урынбасары: «Сәләт» – традицияләре белән көчле

Татарстанның яшьләр эшләре министры урынбасары: «Сәләт» – традицияләре белән көчле
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Сәләтле балаларның һәм талантлы яшьләрнең ялын оештыру белән шөгыльләнүче Сәләт үзәге 30 нчы тапкыр «Сәләт җәй» ял итү кампаниясен оештыра. Ул Татарстаннан, Россиянең башка төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән балаларны берләштерәчәк. Чаралар комплексы Татарстан Республикасы Хөкүмәте, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән уздырылачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында хәбәр ителде.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

««Сәләт» – балаларның җәйге ялын оештыруда иң танылган үзәкләрнең берсе. Быел Татарстан лагерьләрендә барлыгы 173 мең бала ял итәчәк. Аларның 13 меңе – палаткалы лагерьләрдә җәйге каникулларда сәламәтлекләрен ныгытачак. Лагерь үзенең традицияләре, командасы белән көчле, елдан-ел яңара. Иминлек кагыйдәләренә дә аерым игътибар юнәлдерелә», – диде Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры урынбасары Денис Лулаков.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Сәләт» 1994 елда бер палаткалы лагерьдән башланып киткән хәрәкәт. Агымдагы елда «Сәләт» форумын, фестивален дә күзаллаганда – тулаем 33 профильле смена булачак. Быелгы яңалыкларга килгәндә, яңа төрле агымнар барлыкка килде. Әйтик, язның соңгы атнасында, бу дүшәмбе үк сменаны ачып җибәрдек. Беренчесе «Сәләт – Адымнар» агымы һәм икенчесе традицион агымыбыз «Сәләт – Алмагач» (моңа кадәр «Асылташ» дип атала иде) булачак», – дип сөйләде «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Быел «Сәләт» кысаларында Татарстан, Башкортстан, Чувашия һәм Кырым базаларында профильле сменалар планлаштырылган. Аланнарда 7 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр катнашачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100