news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Әлдермештән Әлмәндәр» анимацион фильмы рус теленә татар колориты белән тәрҗемә ителәчәк

«Әлдермештән Әлмәндәр» анимацион фильмы рус теленә татар колориты белән тәрҗемә ителәчәк

«Әлдермештән Әлмәндәр» анимацион фильмы рус теленә, шулай ук, башка телләргә татар колориты белән тәрҗемә ителәчәк.

«Әлдермештән Әлмәндәр» анимацион фильмы рус теленә һәм башка телләргә тәрҗемә ителәчәк, ләкин бу сез күзаллаган гади тәрҗемә булмаячак», – диде «Татармультфильм» берләшмәсе җитәкчесе Марат Ганиев «Татар-информ»да оештырылган матбугат конференциясендә.

«Фильмны шул ук артистлар татар телендәге шарм белән рус телендә тавышландырачаклар», – диде ул. Ягъни, Әҗәл персонажын тавышландырган Равил Шәрәфиев рус версиясен дә үз яздырачак.

«Рус версиясендә «Хәзер», «Үләм» кебек көнкүрештә кулланыла торган гадәти сүзләр татарча яңгыраячак. Татар колориты сакланачак», – дип теманы дәвам итте «Татармультфильм» студиясенең баш режиссёры Сергей Киатров.

Марат Ганиев ачыклык керткәнчә, 68 минутлык фильмның 32 минуты җырдан тора. Хәзерге вакытта русча җырлар языла. «Алар шул ук музыкага җырланып мультфильмда татарчасын алыштырачак. Ягъни, татар мәдәни коды музыкада сакланачак», – диде ул.

«Мин анимация эшләүчеләргә сокланам. Нечкәләп эшләнә торган эш!» – дип «Татармультфильм» берләшмәсенең эшен җөпләде Әҗәл ролен театрда башкарган һәм мультфильмда тавышландырган Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиев.

  • «Татармультфильм» берләшмәсе «Әлдермештән Әлмәндәр» анимацион фильмының әзер булуы турында игълан итте. Хәзерге вакытта прокат таныклыгы алына һәм озакламый аның премьерасы көтелә.
  • Туфан Миңнуллинның легендар «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле Камал театрында озак еллар барды. Хәзерге вакытта спектакль курчак театры форматында «Әкият» курчак театрында бара. Түбән Кама театры да әлеге спектакльне куйды, ул хәзер театр репертуарында.
news_right_1
news_right_2
news_bot