news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Әлдермештән Әлмәндәр» анимацион фильмы әзер. Тиздән прокатка чыгачак

«Әлдермештән Әлмәндәр» анимацион фильмы әзер. Тиздән прокатка чыгачак
Рамил Гали

«Татармультфильм» студиясе «Әлдермештән Әлмәндәр» анимацион фильмын әзерләп бетергән. Хәзер прокат таныклыгы алу процессы бара.

«Фильмның киң прокат язмышына ышанабыз. Таныклык формалаштыру процессы бара. Ул РФ Мәдәният министрлыгының төп стадияләрен узды. Анимацион фильмның яшь чикләре 6+ булыр дип уйлыйбыз», - диде «Татармультфильм» берләшмәсе җитәкчесе Марат Ганиев анимацион фильмга багышланган матбугат конференциясендә.

«Әлдермештән Әлмәндәр» анимацион фильмын республика буйлап премьера алдыннан күрсәтүләр планлаштырыла. Фильмның премьерасы Казанда, Татарстанның башка шәһәрләрендә булачак. Мәскәүдә булырга да мөмкин.

«Анимацион фильмның прокат язмышы беренче чиратта Татарстан белән бәйле. Стриминг платформалары хәзер киң таралган. Фильмның фестиваль язмышына да ышанабыз», диде оештыручылар.

«Татармультфильм» берләшмәсе җитәкчелеге әлеге фильмны булдырырга ярдәм иткән өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясенә һәм аның рәисе Марат Әхмәтовка рәхмәтләрен җиткерде.

  • Тулы метражлы «Әлдермештән Әлмәндәр» анимацион фильмы 68 минут бара. Анда Әҗәл ролен Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиев тавышландыра. Әлмәндәр ролендә – Татарстанның атказанган артисты Эмиль Талипов.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100