news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Альбина Бәшәрова: «САФ» балалар радиосын тулы бер продюсерлык үзәге дип атар идем

Альбина Бәшәрова: «САФ» балалар радиосын тулы бер продюсерлык үзәге дип атар идем
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

Татарстан Министрлар кабинеты Аппаратының Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсендә баш киңәшче Альбина Бәшәрова «САФ» радиосының еллык нәтиҗәләрен ясау чарасында катнашты. Ул аны продюсерлык үзәге дип атады.

«Алсу Галимовага һәм фидакяр хезмәт башкаручы «САФ» радиосының барлык командасына рәхмәт әйтәсем килә. Бөтен эшләрен калдырып, алар «САФ» радиосы эшләсен дип тырыша. «САФ» балачак проекты турында аерым әйтәсем килә, бу хезмәт – федераль каналлар башкарган хезмәткә тиң. Балалар классиканы да, эстраданы да өйрәнде. Балаларны төрле өлкәдәге профессионаллар итеп әзерли торган проект бу. Балалар бөтен нечкәлекләрне аңлап, профессионал җырчылар булырга әзерләнеп килә. Чыгышларын күреп, аларны әзерләгән укытучыларның ни дәрәҗәдә белемле булуларын әйтеп була», - диде ул.

Ул «САФ» радиосында профессиональ җырчыларны үстерүдән тыш, бик кирәкле һәм ихтыяҗы зур булган контент та әзерләнүен әйтте.

«Татар халык мәкаленнән аермалы буларак, сез ике куян койрыгын да тоткансыз. Җырларны табып, аларга яңа заман сулышы өстәп, балалар өчен кызыклы итеп радиога чыгару – аерым хезмәт нәтиҗәсе. Бу контентны балалар, аларның укытучылары, әти-әниләреннән башка тормышка ашырып булмас иде. Контентны радиода гына калдырмыйча, төрле сәхнәләргә, конкурс-фестивальләргә алып чыгасыз. Алга таба бу өлкәдә уңышлар телим, киләчәктә дә сәхнәләрдә күрергә язсын», - диде Альбина Бәшәрова.

Татарстанның халык артисты Эльмира Кәлимуллина «САФ» радиосына, аның оештыручыларына рәхмәт әйтте.

«Бу безнең өчен мөһим һәм әһәмиятле вакыйга. Укучым – Әминә хәзер музыкант һәм җырчы буларак «Татарча ча-ча-ча» җырын яңа дәрәҗәгә күтәрде. Әлеге җырны башкарып, вокал өлкәсендә башкаручы буларак, музыкантлар белән үз-үзен тотышы ягыннан да остарып бетте. Мин моңа бик сөенәм. Болар барысы да «САФ» радиосы командасы ярдәме белән тормышка ашты», - диде ул.

«САФ» радиосы концертын карадым. Һәр җырчы, һәр бала сәхнәдән зур, шул ук вакытта кечкенә музыкаль шәхес булып күренде. Шундый ачышлар һәм мөмкинлекләр өчен рәхмәт! Киләчәктә бу проект тагын да үсеш кичерер, бәлки, фестиваль форматында да үткәрелер дип өметләнәм. Сезнең мәйданчыкларда балалар беренче адымнарын ясап, югары үрләр яулый», - дип бәяләде Эльмира Кәлимуллина.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«САФ музыка» – безгә яңа мөмкинлекләр бирә торган җылы, ихлас проект. Без ансамбль белән оркестрга кушылып чыгыш ясадык, бу безнең өчен зур ачыш. Репетиция ясау, съемкаларда төшү, студиядә тавыш яздыру мизгелләре җылы хатирә булып истә калыр. «САФ» радиога һәм «САФ музыка» проектына рәхмәтлебез. «Казан кичләре» җыры белән чыгыш ясау күңелемә рәхәтлек бирде, ул джаз стилендә эшкәртелде, Юрий Федоров һәм Yummy music командасы безнең белән һәрчак киңәшләшеп эшләде. Алар безнең белән бер тигез дәрәҗәдә эш итте, коллегалары кебек кабул итте», - диде «Сөембикә» вокаль ансамбле солисты Мәрьям Җаббарова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100