news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Альбина Әпсәләмова: Борис Вайнер татар шагыйрьләренең әсәрләрен танытырга мөмкинлек бирә

Альбина Әпсәләмова: Борис Вайнер татар шагыйрьләренең әсәрләрен танытырга мөмкинлек бирә
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Казан» журналы баш мөхәррире Альбина Әпсәләмова Борис Вайнер аның иҗади язмышында остаз буларак әһәмиятле роль уйнавын билгеләп үтте. Бу хакта ул Габдулла Тукай музеенда Тукай Дәүләт премиясенә әдәбият өлкәсендә булган кандидатларның иҗатлары турында фикер алышуда әйтте.

«Аның искитмәле тәрҗемәче булуын да аерым әйтеп үтәсем килә, чөнки татар шагыйрьләренең әсәрләрен рус телле укучыга популярлаштыру бик мөһим. Татар телле авторлар моны бик яхшы белә. Борис Вайнер тәрҗемә итеп кенә калмый, ул бик күп Россия басмаларында чыга. Ул татар шагыйрьләренең әсәрләрен илебезнең төрле почмакларында яшәгән укучыларга танытырга мөмкинлек бирә», - диде ул чыгышында.

Альбина Әпсәләмова фикеренчә, Борис Вайнер – татар язучыларының һәм үзенең пьесаларының инсценировка авторы да. «Аның инсценировкалары әле дә «Әкият» курчак театрында куела. Борис Вайнер – төрле яктан күпкырлы талантлы кеше, шәхес. Борис Вайнер кебек басылып чыга торган авторлар бездә бармак белән генә санарлык. Аның исеме кечкенә аудиториягә генә түгел, киң җәмәгатьчелеккә танылган», - диде ул.

«Ул – яшь авторларга остаз, укытучы. Безгә юнәлеш биреп торуы – иҗади эшчәнлегенең үзенчәлекле сыйфаты. Борис Вайнер иҗаты – Россия күләмендәге иҗат дип карарга кирәк. Ул халыкара масштабтагы шәхес. Аның әсәрләре мин кечкенә булганда «Веселые картинки», «Мурзилка», «Колобок» журналларында басылып чыга иде. Мин аның шигырьләрен әле дә яттан сөйләп бирә алам. 16 яшемдә иң беренче шигырьләр җыентыгым чыкты. Кереш сүзне Борис Вайнер язды. Бу миңа, яшь автор буларак, аның хәер-фатихасы иде. Хәзер инде мин аның әсәрләрен «Казан» журналы битләрендә бастырып чыгара алуым белән бәхетлемен», - диде баш мөхәррир.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100